Логотип Идель
Яңалыклар

Заманча сәнгать галереясында «Яшь рәссамнар графикасы» экспозицияләр циклы оештырыла

Экспозициядә графика өлкәсендә эшләүче һәм республиканың сынлы сәнгате трендларын формалаштыручы Татарстан рәссамнарының эшләре тәкъдим ителәчәк.

ТР Сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында «Яшь рәссамнар графикасы» күргәзмәләре сериясен оештыралар. Экспозициядә графика өлкәсендә эшләүче һәм республиканың сынлы сәнгате трендларын формалаштыручы Татарстан рәссамнарының эшләре тәкъдим ителәчәк.

Экспозицияләр циклын «Регина Мавринаның басма графикасы» күргәзмәсе ачачак. Казанлылар төрле техникаларда иҗат ителгән әсәрләрне күрә алачак: линогравюра, офорт, коры энә, картондагы гравюра, трафарет, коллаж. Рәссам үз эшендә реалистик һәм авангард сәнгать традицияләренә таяна һәм тормышта үз урыныңны һәм ролеңне аңлау өчен образлар тудыра.

Регина Маврина Яшел Үзәндә яши һәм эшли. Узган ел ул В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының графика бүлеген тәмамлаган. Хәзерге вакытта рәссам иҗат һәм педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә, соңгы ун елда Татарстанда күтәрелештә булган басма графикага игътибар бирә. Регина Маврина шәһәрлеләргә 2015 елдан, «Всадник» халыкара басма графика биенналесында һәм башка график күргәзмәләрдә катнаша башлаганнан бирле таныш.

Күргәзмә 2 нче февральдә 16:00 сәгатьтә ачылачак. Ачылышка керү ирекле. Күргәзмәне 12 нче февральгә кадәр карарга мөмкин.

Циклдагы башка экспозицияләр галереяда ай ярым дәвамында ачылачак, Р.Маврина күргәзмәсеннән соң галереяда Владислав Баранов һәм соңрак Екатерина Васильеваның эшләре тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәләр сериясе Россия рәссамнар академиясенең Идел буе бүлекчәсенең һәм Россия рәссамнар иҗади берлегенең эксперименталь иҗат остаханәләренең «Графком» графика лабораториясе тарафыннан оештырылган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев