Үзебезнең кушымталар кибете җәйгә әзер булачак
App Store һәм Google Play кушымталары кибетләренең Россия аналогы 1 июньгә кадәр булдырылачак.
iPhone һәм Android ОС нигезендәге смартфоннар өчен App Store һәм Google Play кушымталары кибетләренең Россия аналогы 1 июньгә кадәр булдырылачак. Исегезгә төшерәбез, элегрәк мондый йөкләмәне Россия премьер-министры Михаил Мишустин бирде.
"Өифрлаштыру министрлыгы бу эшне 1 июньгә тәмамлауны тәэмин итәргә тиеш", - диелә Министрлар кабинеты башлыгы күрсәтмәсендә.
Хөкүмәт рәисе белдергәнчә, чит ил платформалары - App Store һәм Google Play - Россия кулланучыларына кушымталар йөкләү мөмкинлеген тулысынча чикләргә мөмкин. Ул Россия җитештерүчеләрен кибетләрнең үз альтернативасын булдырырга чакырды.
"Бездә моның өчен барысы да бар. Бары тик эшләп бетерергә генә кирәк ", - дип билгеләде Мишустин.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев