Журналист, җәмагәть эшлеклесе Әлмирә Әдиатуллинаны искә алу кичәсе узачак
Журналист, җәмагәть эшлеклесе Әлмирә Әдиатуллинаны искә алу кичәсе узачак.
8-нче август көнне 12:30 сәгатьтә "Ярдәм-Помощь" гомуммилләт хәйрия фондының чатырында журналист, җәмагәть эшлеклесе Әлмирә Әдиатуллинаны искә алу кичәсе узачак.
Әлмира Лотфулла кызы Әдиатуллина узган елның 27-нче июлендә вафат булды. Ул гомерен татар милләтен танытуга, әхлак кагыйдәләренең үтәлешенә чакыруга багышлады.
Чарада «Фидакарь мөслимә» исемле тарихи-публицистик жанрда язылган китап та тәкъдим ителәчәк. Китапта Әлмира Әдиятуллинаның тормыш юлы язылган, аны белгән танылган шәхесләрнең истәлекләре бирелгән һәм фотографияләр белән баетылган. Аның авторы — ветеран-журналист Вәсилә Рәхимова, бу авторның татар-мөселман шәхесләренә багышланган 14 нче хезмәте.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев