Логотип Идель
Яңалыклар

ЗИЛӘ ВӘЛИЕВА: "КҮЗӘТҮЧЕЛӘРНЕҢ 25 ПРОЦЕНТЫ - ЯШЬЛӘР"

Сайлау участокларында 16 меңгә якын күзәтүче эшли, алар кагыйдәләр үтәлешен контрольдә тота.

Сайлау участокларында 16 меңгә якын күзәтүче эшли, алар кагыйдәләр үтәлешен контрольдә тота.  Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева бу эштә яшьләрнең активлыгын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, күзәтүчеләрнең 25 процентын яшьләр тәшкил итә.

- Яшьләрне күзәтү эшчәнлегенә җәлеп итү безнең өчен бик мөһим. Ул алар өчен зур тәҗрибә. Киләчәктә яшьләрнең үзләренә дә бу эшне оештырырга туры килүе бар бит, — дип сөйләде Зилә Вәлиева.

Күзәтүчеләр арасында быел блогерлар да бик күп.

- Алар бик мобиль. Алар белән эшләү бик кызык. Алар безгә яңа "культура" алып килде, - ди Зилә Вәлиева.

Көндезге 12.00гә булган мәгълүматлар буенча, татарстанлыларның 65,5 проөенты тавыш биргән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев