Яңалыклар
Зилә Вәлиева урынына - Айрат Сибагатуллин
Исегезгә төшерәбез, Зилә Вәлиева Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе булып билгеләнгән иде.
Айрат Сибагатуллин "Казан Кремле" музей-тыюлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта tatar-inform.tatar хәбәр итә.
Татарстанның элеккеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин әлеге вазыйфада Зилә Вәлиеваны алыштырды.
Айрат Сибагатуллин 2018 елның апрелендә "Татарстан – Яңа гасыр" телеканалының башкаручы директоры һәм баш мөхәррире булды. Аңа кадәр ул 2011 елдан Татарстан мәдәният министры вазыйфасын үтәгән иде.
Исегезгә төшерәбез, Зилә Вәлиева Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе булып билгеләнде.
«Идел» журналы 16+
Теги: Казан Кремле, Айрат Сибагатуллин, Зилә Вәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев