Логотип Идель
Яңалыклар

ҮЗМӘШГУЛЬЛӘРГӘ 5,5 ПРОЦЕНТЛЫ ЗАЕМНАР БИРЕЛӘ

Әгәр элек ташламалы финанслауга алты айдан алып үзмәшгуль статусында эшчәнлек алып барган татарстанлылар дәгъва итә алса, хәзер шартлар йомшарган – теркәү срогы 1 айдан башлана.

1-нче ноябрьдән татарстанлылар ташламалы шартларда микрозаем алырга мөмкин. Әгәр элек ташламалы финанслауга алты айдан алып үзмәшгуль статусында эшчәнлек алып барган татарстанлылар дәгъва итә алса, хәзер шартлар йомшарган – теркәү срогы 1 айдан башлана.

Микрозаем 50 меңнән 500 мең сумга кадәр 2 елга кадәр срокка, теләсә нинди эшмәкәрлек максатларына еллык 5,5 процент белән бирелә. Шул ук вакытта эшкуарлар төп бурычны ярты елга кичектерә ала, ә 100 мең сумга кадәр микрозаемны тәэмин ителмичә генә алырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Микрозаем һөнәри керемгә салым алына торган эшчәнлекне тормышка ашыру өчен кирәкле теләсә нинди чыгымнарга бирелә. Микрозаемга гаризаларны караганда, 35 яшькә кадәрге үзмәшгуль хатын-кызлар, шулай ук 45 яшьтән өлкәнрәк физик затлар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар өстенлекле булып тора.

Чыганак:kzn.ru

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев