Логотип Идель
Яңалыклар

Журналистлар бәйгесенә старт бирелде

11 март көнне «Ярдәм» фондында журналистлар һәм блогерлар өчен «Медиа-ифтар» оештырылды. Анда Әлмирә Әдиятуллина исемендәге журналистлар бәйгесенә старт бирелде.

Бәйгенең максаты – укучылар дөньясының уңай картинасын формалаштыруга юнәлдерелгән уңай контентны актуальләштерү юлы белән заманча журналистиканың әхлакый дәрәҗәсен саклау. Бу хакта "Татар-информ" язды.

Әлмирә Лотфулла кызы Әдиятуллина — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1938 елның 8 июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туа. 1964 елдан башлап 1993 елга кадәр Казанда «Азат хатын» («Сөембикә») журналында эшли. Мөселман хатын-кызлары лидеры була. Паспортка яулык белән фотога төшү хокукын алды. «Мөслимә» газетасын чыгарды. 2021 елда Казанда вафат булды.

Бәйге рус һәм татар телендә алдагы номинацияләр буенча оештырыла:

- телевизион тапшыру;

- радио тапшыру;

- яңалыклар телевизион репортажы;

- газета мәкаләсе;

- Интернетта гаммәви мәдәният чыганакларында басма.

Бәйгегә эшләрне 2024 елның 11 мартыннан алып 31 октябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин. Нәтиҗәләр декабрь башында игълан ителәчәк.

Җиңүчеләр һәр номинациядә 25 мең сум акчалата бүләк белән бүләкләнә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев