Зыян күргән кыргый хайваннарга ничек ярдәм итәргә?
Проблема җитди булган очракта, хайванннар Яшел Үзән районында урнашкан «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге»нә реабилитация үзәгенә тапшырыла.
Шәһәрдә яки торак пунктларында бәлага тарыган кыргый хайваннарны очратырга мөмкин. Мондый очраклар бигрәк тә ысылдавык аккош, кыр кәҗәләре, кошчыкларга еш туры килә, дип хәбәр итә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты.
Бәлагә дучар булган кыргый хайваннарга ярдәм итү юллары һәркемгә дә мәгълүм булмаска мөмкин. Шул сәбәпле, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты мондый очракларда нишләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.
Мондый хайванга тап булганда, аңа ярдәм итү өчен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр. Алар кыргый хайванга кирәкле ярдәмне күрсәтәләр. Проблема җитди булган очракта, белгечләр хайванны Яшел Үзән районында урнашкан «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге»нә реабилитация үзәгенә тапшыралар. Зыян күргән хайваннар анда белгечләр карамагында тәрбияләнә. Аякка басканнан соң, кыргый хайваннар иреккә – гадәти тереклек итү шартларына чыгарыла.
Ярдәмгә мохтаҗ кыргый хайваннарны очратканда, комитет 211-70-78 телефоны аша белгечләргә мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Чыганак: ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев