Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
5 февраля 2021 - 14:08
ФОТОСЫЗ ОЧРАШУ
Анталья безне сентябрь ахыры булуга карамастан, Русия туристлары һәм диңгез ярларына шыплап тулган кафе-рестораннары белән каршы алды. Бераз аптырашта калдым: ни битлек, ни ара саклау юк. Уку елы башланганга күрә, туристларның балалар белән ял итүе дә гаҗәпләндерде. -
1 февраля 2021 - 16:14
Ш.КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯ: «ӘДӘБИЯТКА КИЛҮЕ ҖИҢЕЛ, КАЛУЫ АВЫР»
Кайсы язучы белән сөйләшмә, алар үзләренең иҗатында шактый зур роль уйнаган остазларының исемен телгә алалар. "Шагыйрьгә остаз кирәкме?" дигән язма "Идел" журналы битләрендә басылып чыккан иде. Ә язучыга? Әлбәттә, кирәк! Сүз бит кемдер артыннан иярү, аны кабатлап иҗат итү турында бармый, ә бигрәк тә әдәбиятта үсәргә этәргеч булырлык шәхесне табу, аның иҗаты аша тәҗрибә туплау турында барадыр. -
25 января 2021 - 12:08
СӘНГАТЬЛЕ СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ
Ниһаять, нәфис сүз жанрына да игътибар бирелә башлады шикелле! Татарның танылган сүз осталары Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһүдин, Айрат Арсланов, Рәшит Сабировлардан соң барлыкка килгән бушлык күңелдә канәгатьсезлек тудырырга өлгергән иде. Туган тел аһәңен, классикларыбыз, олпат шагыйрьләребезнең иҗатын сәхнәдән ишетүдән мәхрүм калган буын тәрбияләнде. -
18 января 2021 - 10:00
МӨҺАҖИРЛЕКТӘ КАЗАНГАН ШӨҺРӘТ
Төрекләрнең тарих фәненә нигез салган Әкъдәс Нигъмәт Курат – татар егете. Ул – хәзерге Чирмешән районының Бәркәтә авылында туып-үсеп мөһаҗирлектә гомере узган милләттәшебез. -
15 января 2021 - 11:02
«ҖОМГА БАЗАРЫ»Н КАЙТАРЫРГА КИРӘК!
Гөлүсә Батталованы шактыйдан беләм. Иҗаты белән даими кызыксынып барам: аның шигырьләрен беркемнеке белән дә бутап булмый, алар кыюлыгы, тирән фәлсәфәсе белән дә аерылып тора. Инстаграм битендә «Җомга базары» исемле беренче пьесасы сәхнәләштерелүе хакында укыгач та, баштан «Их, күрә алмыйм инде» дигән үкенечле уй узды, чөнки мин Кукмара районында гомер итәм, ә спектакль Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында куела. -
11 января 2021 - 10:14
БӘҺАСЕ – УНИКЕ ТИЕН
«Әлислах» газетасы нәшрияты иң элек «Болгар» номерларында эшли, ә 1908 елның май аеннан Екатерининская (хәзерге Габдулла Тукай) урамына Ш. Апаков йортына күчә (бина сакланмаган). -
1 января 2021 - 14:56
ИДЕЛ КЫЗЫ МИЛӘҮШӘ
Янәшәбездән калфак яки читек кигән кызлар узып киткәндә, гадәттә, күпләр сокланып кала, күңелләрендә кызыксыну уяна. Халык: «Агач күрке - яфрак, адәм күрке – чүпрәк», – дип юкка гына әйтмәгән шул. -
29 декабря 2020 - 13:42
САМАВЫР ТОРБАСЫННАН ДА ТАТАР КӨЕ ЧЫГАРА
Чалгы, кырлы бәләк, чыршы агачыннан кәгазь калынлыгы гына уеп ясалган кубызлардан башлап, ак гармуннарда өздереп уйнаучы егет белән очраштык әле. Хәтта самавыр торбасыннан да көйләр чыгара. ХХI гасырда андый татар егетләре сирәк очрый. Саф татарча сөйләшкәнен дә өстәп куйыйк, анысы да аерым мактауга лаек. -
27 декабря 2020 - 16:10
ТЕРСӘК ЯКЫН, ТЕШЛӘП БУЛМЫЙ (спектакльдән соң уйланулар)
Студент, зачет сессиясе тәмамлангач, Яңа ел киченә кадәр ял итеп калырга ашыга: ел буе күрешмәгән таныш-белешләренә шалтырата, укып бетермәгән китабын кулына ала, кинога бара. Киләсе ел башында бит имтиханнар көтелә... -
24 декабря 2020 - 11:39
МАРСЕЛЬНЕҢ КАЙТУЫ
Ир кешенең мәгълүм өч бурычын үтәү юлында: берничә агач утырткан, балалары өчәү. Тик гаиләсе өчен өй җиткермәгән әле, чөнки әлегә Аллаһ йортын салу белән мәшгуль. -
18 декабря 2020 - 17:46
«УРМАНДАГЫ АГАЧКА ӘЙЛӘНӘСЕ ИДЕ...»
Бүгенге Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында да узган еллардагы кебек үк сәләтле яшьләр белем ала. Кайчандыр биредә белем алган татар рәссамы, ТР Мәдәният министрлыгының «Сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен» билгесе иясе, дустым Әнвәр СӘЙФЕТДИНОВ белән сүзебез әлеге уку йортын искә алудан башланды. -
16 декабря 2020 - 13:30
СӘЛӘТЛЕ ТӘРҖЕМӘЧЕГӘ ИХТЫЯҖ ЗУР
Иртән автобуска утырып эшкә барганда ук инде без ана телебезне гарипләндерелүнең шаһитлары булабыз. Татарча бер-ике авыз сүз белгән теләсә кемне тәрҗемә итәргә, шул ук текстны укып яздырырга җәлеп итәләр бугай дигән фикер туа. -
14 декабря 2020 - 15:10
ХӘСӘН ТУФАН ИҖАТЫ ТӨРКИЯДӘ
Олы шагыйрьнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Төрки дөнья тикшеренүләр фонды” тарафыннан 1987 елдан бирле һәр ай Истанбулда чыгып килгән “Төрки дөнья тарих һәм мәдәният” журналының декабрь санында “Шигырьләрдә минем йөрәгем” дигән макәлам басылып чыкты. Мәкаләмнең айда 5000 тираж белән басылган бу журналда чыгуы Хәсән Туфанны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен кирәкле иде. -
8 декабря 2020 - 13:49
ӘХСӘН БАЯН КИЧӘСЕ
Каләмнең максаты – күңелдә яшеренгән хис-тойгыларны бөтен тирәнлеге белән сурәт итү. Менә шул күңел тирәнлеге серле бер дөнья булып әдәбия әсәрләргә күчәдер, минемчә... -
7 декабря 2020 - 10:24
КЫРДА ҮСКӘН МИНИСТР
Балачактан ук җир сулышын тоеп үскән егеткә министрлык дилбегәсен тапшырганда нибары 36 яшь иде. Бу ел Татарстан аграрийларын аеруча сөендерде. Авыл хуҗалыгы тармагында ирешкән уңышларда яшь лидерның да өлеше зур. Эксклюзив әңгәмәбездә шулар хакында сөйләшәбез.