Заман рубрикасы буенча яңалыклар
-
31 May 2023 - 09:56
Исә төньяк җилләре
Санкт-Петербургка сәяхәт турында шактый язмалар урын алды инде «Идел» журналында. Яшьләр язганнары аеруча истә калган. Ачылмалы күперләр, Нева елгасы, «Аврора» крейсеры, патша сарайлары, каршеринг машинасында төнге сәяхәтләр, «Питер, мин сине бер күрүдә яраттым!» шигаре... -
29 May 2023 - 13:30
Хыял артыннан... Архангельскига
Архангельск өлкәсенә сәфәргә кузгалганчы, синоптиклар фаразын ничә генә тапкыр карадык икән?! Һава шартлары сәяхәтебезнең төп максатына ирешүдә гаять мөһим иде бит. Ак диңгез буена кадәр барып җиткәч, Төньяк балкышын да күреп китәсе килә, әлбәттә. Ә моның өчен көн-төннәрнең салкын һәм явым-төшемсез торуы кирәк. -
21 May 2023 - 09:21
«Мирас»та яшьләр «каймагы»
Туган телнең, газиз милләттәшләреңнең хәлен, аның тормыш-булмышын аңлыйм дисәң, читкә китеп кара икән! -
15 May 2023 - 12:29
Өч хәреф
Яшь галимә Айгөл Рәхмәтуллина белән күңелгә коткы сала торган авыру – яман шеш, аны дәвалау, билгеләү һәм профилактика чаралары турында сөйләштек. -
5 May 2023 - 13:19
Бөҗәкләр белгече
Азат Кадыйров бик борынгы фәннәрнең берсе эчендә кайнаучы галим. Ул зоолог. Балачагында Николай Дроздовның «Хайваннар дөньясында» тапшыруын йотып утырган Азат хәзерге вакытта Казан университетында бу җан ияләрен тирәнтен өйрәнә, тикшеренүләр уздыра. -
2 May 2023 - 14:04
Каюм абзый «плау»ны оста пешерә
Каюм Насыйри турында туганнары истәлекләре -
28 April 2023 - 11:50
GAUGA май уртасында “Kamfit” чыгара
Татарча рок-музыка иҗат итүче GAUGA төркеме тиздән яңа альбом чыгара. Альбомның исеме “Kamfit” булачак. -
24 April 2023 - 11:03
Тел тәме
Халык телен җуйса да, милләт буларак сакланып калырга мөмкин. Чөнки телдән башка аның милли гореф-гадәтләре, мәдәнияте, дине, милли киеме, милли ашлары бар. Әмма тел – торттагы крем кебек, ул аның тәмле бер өлеше. -
11 April 2023 - 09:45
Замана «хәерче»ләре
Шундый көнгә җиттек бит: иҗат кешеләре, блогерлар да хәер сораша хәзер! Юл буенда теләнеп утырмыйлар, билгеле. Акча җыюның заманча ысулларын файдаланалар. Краудфандинг, донейшн дип атыйлар моны -
5 April 2023 - 10:20
Айрат Хәйруллин: «Цифрлаштыру тармагы ул – кешеләр»
Иң заманча, яшьләр рухына тизрәк барып җитә торган өлкәләрнең берсе ул цифрлаштыру тармагы. Заманча технологияләр яшьләрне беркайчан да битараф калдырмый. -
28 March 2023 - 11:10
Блогер Равил Закиров: «Хайп артыннан кумыйм»
Блогер Равил Закировны яшьләр яхшы белә. Көләч йөзле Чирмешән егетен «Ничек бар шулай» хештегы аша таныйлар. Гүзәл Хөснетдинова проектында җиңү яулаганнан соң аеруча популярлык казанды ул. -
21 March 2023 - 13:13
Рамил Гайнуллин: «Имтиханнарын татарча тапшырган балаларга балл өстәргә кирәк!»
Мәктәпне җитәкләү, өстәвенә, республикабызның йөзек кашы булган Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенә баш булу аерым бер осталык таләп итә. Данлыклы директор Кәмәрия ханым Хәмидуллинага алмаш итеп билгеләнү дә үзе нинди җаваплылык! Менә инде өченче ел Рамил Гайнуллин үзенә йөкләнгән бурычны уңышлы гына башкарып килә. -
15 March 2023 - 13:43
Рухи саранлык
Хатын-кыз өчен ир-ат саранлыгыннан да күңел чөергече бармы икән? Кышын очрашуга паркка чакырып, бер чынаяк чәй дә эчертмәгән, чит илләр мисалын үрнәк итеп куеп, кафеда счетны яртылаш бүлгән, бәйрәмгә чәчәк бәйләменә дә акчасын жәлләп, үзен «бүләк иткән» ирләр күп кызларның тормышында очрагандыр. Вакытында качып өлгергәнсездер бит, ә? -
9 March 2023 - 10:13
Равил Кузюров: «Урман – тиңсез хәзинә»
Кайчандыр Татарстан җирләре имән урманнары белән дан тоткан. Кызганыч, Петр I заманнарында имәнлекләребез шактый кимегән. Татарстан бай табигате белән дан тотса да, урманнары белән мактана алмый. -
3 March 2023 - 11:32
Серле балбал һәм мөмкинлекләр төбәге
Әлмәт районы....Өйрәним дисәң – тарихи урыннары, эшлим дисәң – оешмалары, карыйм дисәң серле объектлары бихисап. Яшьләр өчен дә мөмкинлекләр күп бу төбәктә – куллан гына.