Башкортстанның Борай район үзәгендәге бер урамга ХӘМДҮНӘ ТИМЕРГАЛИЕВА ИСЕМЕ БИРЕЛӘЧӘК
Бүген Казанда Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар.
Тулырак: http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/khmdn-timergalieva-vafat
Бүген Казанда Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар.
Шунда Башкортстан республикасы Борай районы хакимиятенең беренче урынбасары Гомер Нуртдинов Башкортстанның Борай район үзәгендәге бер урамга Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева исеме биреләчәген әйтте.
Кечкенә авылдан чыккан гади кызны якын итеп, аның иҗатын яратып, олы дәрәҗәгә күтәргән Татарстан халкына, җитәкчелегенә район халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Хәмдүнә апаның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Борай районы үзәгенең бер яңа урамына аның исемен бирергә дигән карарга килдек. — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев