Логотип Идель
Шәхесләр

Бүген Фәүзия Бәйрәмованың юбилее

Булат Ибраһим шигыре

Бүген Фәүзия Бәйрәмованың юбилее. Махсус аңа багышлап шагыйрь Булат Ибраһим шигырь язган.

****
Мәйданнар бушаган,
Яңгырый ясалма кайтаваз.
Әләмнәр яшереп куелган,
Чормада төрелеп көтә яз.
Ачлыкка чыгучы күренми,
Адәмнәр тук булган, күрәмсең.
Битараф кар ява мәйданга –
Шундыйрак декабрь иртәсе.
Ул чакта май булган гавәмдә,
Ә язның кояшы ялганчы.
Шул чорның салкыны үпкәдә
Гомерлек бер чиргә сәбәпче.
Берәр көн давыллар котырып,
Кубарам дигәндә түбәне,
"Өйләрдән чыгыгыз" дияргә
Эзләрләр кабаттан синдәйне.
Эзләрләр, шәм тотып яктыда,
Кадерен белмәдек диярләр.
Без шулай өйләрдә ятканда
Кара көч халкымны иярләр.
Битараф кар ява мәйданга –
Шундыйрак декабрь иртәсе.
Ачлыкка чыгучы күренми,
Адәмнәр тук булган, күрәмсең.

Булат ИБРАҺИМ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев