ЯЗУЧЫ МӨДӘРРИС ВӘЛИЕВ ВАФАТ БУЛГАН...
Озакка сузылган авырудан соң вафат булган...
Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, язучы һәм нашир Мөдәррис Вәлиев вафат.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт хәбәр иткән.
Аның сөйләвенчә, язучы озакка сузылган авырудан соң, 67 яшендә үлгән.
-Ул иртәгә җирләнәчәк. Озату вакыты соңрак билгеле булачак. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз, - дигән.
Мөдәррис Вәлиев, (әдәби псевдонимы Салих Маннапов, 1953 елның 30 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлки районы Яңа Камка) — әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь. Филология фәннәре кандидаты, доцент. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Җәлил, Җ. Вәлиди, Г.Р. Державин исемендәге премияләр лауреаты. 1983 елдан ССРБ (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев