Логотип Идель
Шәхесләр

РӘШИТ ӘСӘДУЛЛИН ВАФАТ БУЛГАН...

Бу хакта Facebook социаль челтәрендәге аккаунтында аның хезмәттәше Рәшит Төхвәтуллин хәбәр итте.

63 яшендә танылган рәссам Рәшит Әсәдуллин вафат булды. Бу хакта Facebook социаль челтәрендәге аккаунтында аның хезмәттәше Рәшит Төхвәтуллин хәбәр итте.

«Кайгылы хәбәр: Рәшит Әсәдуллин вафат булды. Металл буенча искиткеч талантлы рәссам, декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле өлкәләре остасы һәм яхшы, гадел, итәгатьле, компромисссыз кеше иде», — дип язды Төхвәтуллин.

Комментарийларда рәссам белән хушлашу бүген, 5 ноябрьдә, 13 сәгатьтә Бутлеров ур., 41нче йорт адресы буенча узачак, дип аныкладылар.

Рәшит Әсәдуллин 1958 елның 27 сентябрендә Казанда туган. 1979 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Татарстан башкаласында яшәгән һәм эшләгән. Аның эшләре Россия һәм чит илләрнең дәүләт музейлары тупланмаларында, галереяләрендә, шулай ук шәхси коллекцияләрдә урнашкан.  
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев