Логотип Идель
Шәхесләр

Венера Аитова: "Гаилә корырга ашыкмадым"

20 яшьлек кызлар күңелендә кияүгә чыгу уе булса да, мин гаилә корырга ашыкмадым. Аллаһыдан вакыт җитеп, никах сәгате суккач кына, яңа тормышка аяк бастым.

"Идел" журналында тележурналист Венера Аитова (Иванова) белән язма басылып чыкты. 

Авылда булмаган мөмкинлекләрне исә Казанда таптым. Театрларның барлык репертуарын карап бардым. Рәхәтләнеп сәяхәт иттем. Эштә дә гел үсештә булу кирәк иде. 20 яшьлек кызлар күңелендә кияүгә чыгу уе булса да, мин гаилә корырга ашыкмадым. Аллаһыдан вакыт җитеп, никах сәгате суккач кына, яңа тормышка аяк бастым.

Бала көткәндә җиде айга кадәр турыдан туры эфирда эшләдем. Non Stop режимда шактый хезмәт куярга туры килде. Бу һөнәремне яратканга да шулай килеп чыкты инде. Гомумән, нәрсә беләндер мавыгып китсәм, тулысынча шуңа биреләм. Башта уку, аннан төрле курслар, айкидодан башлап испан теле курсларына кадәр йөреп чыктым. Алар барысы да миңа кызыклы иде. Мәгълүмат туплау, чыннан да, мавыктыргыч нәрсә. Декретка чыккач та, көндез йокы килсә дә, йоклый алмый интектем. Берни эшләми йоклап яту килешмидер кебек тоелды. Шулай да бала тугач, андый режимга да күчәргә туры килде. Безнең буын бәласе бу: гомеренең күп өлешен эшләп уздыра, карьера ясый, тырыша, тырмаша, күбрәк акча эшләргә омтыла. Бала үстергәндә, каядыр ашыкмыйча яшисе иде! Мин хәзер балалар психологиясен өйрәнәм. Янында әнисе булмаса, балада төрле тайпылышлар башланырга мөмкин икән. Әгәр дә хәзер эшкә чыксам, тулысынча бирелеп булмаячак, балам да тиешле тәрбиядән мәхрүм калачак. Үрдәк психологиясе шикелле килеп чыгачак инде... Бала карау мизгелләре белән ләззәтләнеп каласым килә.

Дәвамы: http://idel-tat.ru/news/vremya-tt/venera-aitova-zhurnalist-kadersez-onr

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев