Логотип Идель
Шәхесләр

ҖЫРЧЫ ЗӨФӘР ГАЙНЕТДИНОВ ВАФАТ

Ул озак еллар дәвамында рус операларын, совет һәм татар композиторлары, халык җырлары һәм романслар башкара.

Халыкара җырчылар бәйгеләре лауреаты, Тосна балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Зөфәр Гайнетдинов вафат. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге хәбәр итте.


tatspb.tatarstan.ru

Ул озак еллар дәвамында рус операларын, совет һәм татар композиторлары, халык җырлары һәм романслар башкара. Россиядә һәм чит илләрдә күп концертлар күрсәтә. ТАССРның 100 еллыгына багышланган онлайн-концертта чыгыш ясый, «Тосна Сабантуе» бәйрәмендә катнаша.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге Зөфәр Гайнетдиновның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев