Логотип Идель
Язмалар

15 ИЮЛЬДӘН ЯҢА СУБСИДИЯ: КЕМГӘ ҺӘМ НИЧЕК БИРЕЛӘЧӘК?

Татарстанның 11 меңнән артык оешмасы һәм шәхси эшмәкәре дезинфекция кирәк яракларын сатып алу өчен субсидияләргә дәгъва итә ала. Барлыгы федераль бюджеттан 380 млн. сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.

фото: татар информ

   «Безнең мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасында 32 мең 687 кеше эшли торган субсидия алучы 11 мең 160 потенциаль оешма бар. Әгәр әлеге субсидиягә хокуклы барлык оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр дә субсидия түләүгә хокук белдерсә, сумма шактый зур — 380 млн. сум килеп чыга», - дип хәбәр итте Марат Сафиуллин.

  Яңа субсидия эшмәкәрләргә Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән профилактик чаралар аркасында алар алып барырга мәҗбүр булган чыгымнарны компенсацияләргә ярдәм итүне күздә тота. Сүз биналарны дезинфекцияләү, антисептиклар, битлекләр, перчаткалар, градусниклар һәм башка профилактика чаралары сатып алу турында бара.

  Субсидия бер тапкыр бирелә һәм максатчан түләү булып тора. Аның күләме 2020 елның май ае өчен һәр хезмәткәргә 6,5 мең сум күләмендә профилактика буенча беренчел чыгымнарга фиксацияләнгән түләү суммасы буларак билгеләнә. Шәхси эшмәкәр өчен хезмәткәрләрсез субсидия күләме 15 мең сум тәшкил итә.

   Әлеге субсидияне алу өче өстәмә белем бирү, спорт, ял һәм күңел ачу өлкәсендә эшләгән оешмалар, кунакханәләр, кафе – ресторан биснеслары, ремонт, юу һәм химчистка компанияләре, шулай ук чәчтарашханәләр, матурлык салоннары һәм шифаханәләр дәгъвә итә алалар.

Субсидия алу өчен гаризаны 2020 елның 15 августына кадәр тапшырырга мөмкин. Бүгенге көндә 3 меңнән артык гариза бирелгән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев