Логотип Идель
Язмалар

ҖАННЫ ЭРЕТЕРЛЕК СҮЗ...

Теге көнне ишетелгән җан эретерлек сүз аның тормышын тулаем үзгәртеп куйды. Кешеләрдән дә бигрәк уктай туры сүз үзгәртә икән бит ул тормышны дип уйлады ул эченнән генә.

   

  Бишенче автобус килергә ярты сәгать вакыт бар. Тукталышта басып торган халыкның кычкырып сөйләшүләренә түзә алмыйча, кулына телефонын алып, яраткан чит ил музыкасын кушты Дилия. Ритм белән бер дулкында авызына яңа алып капкан сагызын чәйнәргә кереште. Никтер рәхәт иде аңа. Авылда әти-әнисе янында болай иркенләп, күңел ачып йөргәне булмады.

    Әбисе дә артыннан нинди күлмәк кигәнен күзәтеп теңкәсенә тиде. Мәктәпне бетерүгә, калага ашкынып китүенең сәбәбе шул булгандыр. Уку җиңел бирелмәсә дә, янында танышлары “яхшы” иде. Көн саен төнге клуб, шампан шәрабләре, шәһәр егетләре Дилияне үзенә җәлеп итте. Настя исемлесе аның озын итәкләреннән арындырып, модадагы кыска итәк киертте. Бары тик авылга кайтканда гына шул ук киемнәрен өстерәп кайту гадәтенә керде. Уку елы башында ук егетләрнең башын әйләндереп, кызык тапты Дилия. Төркемнәрендә ике генә татар егете булганлыктан, күбрәк татуировкалы шәһәр егетләренә күз төшерде. Беркөнне Максим озата кайтса, клубка Алёша белән чыгып китә иде. Күзләрен кап-карага буяп, чәчләрен сап-сарыга үзгәртсә дә, авыл кызына гына хас булган самимилек һәм ихласлык сыйфатын югалтмады кыз.

     Төннәрен күз яше агызып, шул кызларга иярүенә үкенеп туя алмады. Аннары соң әбисенең сүзләре ешрак искә төшеп, җанын телгәләде. Шул сыйфатларын күрә алган курсташы Кирам Дилияне читтән генә күзәтеп йөрде. Өй эшләрен дә эшләргә булышкан булып, кафеларга чакырды, паркта сөйләшеп утырдылар. Дилия аның белән вакытын күңелле уздыра иде, ләкин телефонына Настядан хәбәр килсә, шундук сәбәпләр эзләп, качу юлын тапты. Кирам кызны гел яхшы якка үзгәртергә теләде. Сөйләшкәндә хатын-кызны бизәп торучы сыйфатлар турында да кыстырып куя иде. Аның һәр әйткән сүзен Дилия эчендә генә саклап, озак уйлап йөрде. Кирам белән сөйләшүне дус кызлары янында оятка санап, сирәгрәк күреште.

***

    Ә бүген ул Настяга бик нык үпкәләп, авылына кайтырга автобус тукталышына чыгып басты. Дус кызы аңа татуировка ясарга киңәш иткән иде. Шәһәр тормышына ияләнеп, тәм таба башласа да, Дилия андый ахмаклыкны үзенә җөрьәт итә алмады. Иң беренче уйлаганы – әбисенең сүзе булды. Настяга да шулай дип җавап бирде. Ә тегесе кулындагы тәмәкесен бер ике көйрәтте дә, мыскыллы сүзләрен яудырды:

-    Әби оныгы булудан туктамадың мени соң әле син? Гел әби дә әби! Әзрәк яшьләр белән бер дулкында бул инде!

  Баштарак аның мондый сүзләренә артык игътибар бирми иде ул. Ләкин әбисен сагынгангамы, авылга кайту теләге артты. Күчтәнәчләр алып, тукталышка чыгып басты. Авызындагы сагызын тәмен белеп чәйни башлаган иде, янына бер әби килде. Үзе нидер сөйләнә:

-    Кара инде син хәзерге яшьләргә! Артлары күренерлек кием кияләр! Кит моннан! – дип төкереп куйгач, бер хатын сорап куйды:

-    Сез кем белән сөйләшәсез, апа?

-    Шушы кызны әйтәм әле! Әти-әнисе юкмы икән әллә моның? Ничек балаларын шулай иреккә чыгармак кирәк?

  Аның сүзләре Дилиянең колагында барган чит ил музыкасын туктаткандай булды. Сиздермәскә тырышса да, авызындагы сагызын чүп чиләгенә барып ташлады. Ә җаны бик әрнеде. Тиз генә кайтып, “ертык” киемен алыштырасы һәм озын итәк киясе килде аның. Намус дигән нәрсә бар, тик ул аның белән идарә итә генә алмый. Шушы әбинең сүзләре колагында озак яңгырап торды. Ул арада каршына озын итәкле, мөселман кызы килеп басты. Дилия аның яулыгына игътибар итте. Чәчәкле-чуклы яулык күзләрне камаштырып, кызыктырып тора иде.

    Кызның йөзен күрмәсә дә, матур тоелды ул аңа. Берара шул кыз яныннан олы яшьтәге абзый белән улы узып китте. Теге абый аңа борылып карады да, автобус маршрутын сораган булып янында бөтерелде. Теге кыз ипләп кенә аңлаткач та, китәргә уйламады. Малаен янына дәшеп, кызга игътибар белән карап торды:

-    Улым, кара әле нинди чибәр татар кызы!

   Улы оялса да, килешми булдыра алмады. Ул арада автобус килеп, барысы да кереп утырдылар. Дилия алар каршына туры килде. Теге егет яулыклы кыздан күзен алмый, үзе турында сөйли иде. Ә Дилия һаман абзыйның сүзләрен оныта алмады. Ә бит ул үзен матурга саный, ким-хур күрми. Нигә соң башка кызларны күрәләр дә, аны юк? Нигә аңа егетләр күз төшерми, шулай ихлас яратмыйлар икән? Дилиянең шул вакытта теге абзыйга барып күңел серен бушатасы килде. “Абый, мин дә чиста күңелле, матур кыз. Минем дә намазга басасым килә”, – дияргә теләде. Ләкин теге кыз белән егет ул арада танышып, чыгып та киттеләр. Дилиягә озак барасы иде. Ул менә хәзер кайтыр да әбисеннән дини китаплар сорар, матур күлмәк кияр. Татар егетләре белән аралаша башлар.

     Өметле уйлары аны авылына кадәр озата кайтты. Әбисе күргәнче дип озын итәкләрен киеп куйды да, өстәл янына килде. Елашып, күңел бушаганчы сөйләшкәннән соң, әбисе аңа яхшы киңәшләрен яудырды. Кыз шундый рух белән шәһәрдәге апаларына китеп барды. Тулай торакка ул бүтән аяк та атламаячак. Төркемдәшләреннән читләшеп бетсә дә, бердәнбер аны аңлаган, авыр чакларында калдырмаган егет – Кирам булды. Дилиянең башкача киенеп йөрүенә ул да игътибар итәргә өлгерде. Кичләрен паркларга чакырып, кызыклы мәзәкләр сөйләп, күңеленә урын тапты. Дилия егетнең күзләрендә ихласлык күреп, гашыйк булды. Аның белән күрешкән саен, үзен яратырга өйрәнде. Кимендә бер ел очрашып йөргәч, егет кызны әти-әнисе белән таныштырырга өйләренә алып кайтты. Озын матур күлмәктән килеп кергән кызны күргәч, өйдәгеләр куанышып куйдылар. Чөнки Кирамның әти-әнисе дин юлында иде. Икенде намазын укып, өстәл артына утыргач, Дилиягә сорау арты сорау яудырдылар. Кыз оялып кына һәрберсенә төгәл җавап биреп барды. Чәй эчкән арада өйгә Кирамның апасы да кайтып җитте. Дилия Кирамның әнисе белән уртак тел тапканлыктан, бик кызып китеп нидер сөйләшә иделәр.

    Шуңа күрә ишектән кергән кызны ул күрмәде дә. Үзенең исемен ишеткәч кенә күтәрелеп яулыклы кызга карады. Шулвакыт аның күзалдыннан бишенче автобусны көтеп торган мизгел йөгереп узды. Аның каршына килеп баскан чәчәкле яулыклы кыз шушы түгелме соң? Елмаеп күз сирпүләренә кадәр үзе бит! Кыз белән исәнләшкәч, ул югалып калды. Ничектер теге көн өчен оят иде аңа. Алай киенү өчен түгел, ә абзыйның сүзләренә җен-ачуы кабаруы, көнләшүе өчен оят иде. Бүген инде ул үзен аның белән чагыштырмады. Намаз укырга да өйрәнеп килә, яхшы дуслар тапты. Авылына еш кайтып, әбисенең күңелен күрә. Теге көнне ишетелгән җан эретерлек сүз аның тормышын тулаем үзгәртеп куйды. Кешеләрдән дә бигрәк уктай туры сүз үзгәртә икән бит ул тормышны дип уйлады ул эченнән генә.

фото: пиксабай.ру

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев