Логотип Идель
Язмалар

АРБАЛЫ БӘХЕТ

Урамда көзнең җан өшеткеч суык вакыты иде. Кешеләр төренә алганча төренеп, үзләренең кыяфәтләреннән бигрәк сәламәтлекләрен беренче урынга куеп, кайсы кая ашыга иде. Кара киемле яшь кенә егет юл аркылы чыккан әбинең сумкасын алып качты. Җиргә ята-ята елаган әбигә кешенең әсәре дә борылып карамады. Казанда һәркемнең үз кайгысы, үз мәнфәгате шул. Шуларны тәрәзә аша шыпырт кына күзәткән, вакыт-вакыт күзләреннән бәреп чыккан яшен сөрткән Ләбибә арткарак китте.

    Урамда көзнең җан өшеткеч суык вакыты иде. Кешеләр төренә алганча төренеп, үзләренең кыяфәтләреннән бигрәк сәламәтлекләрен беренче урынга куеп, кайсы кая ашыга иде. Кара киемле яшь кенә егет юл аркылы чыккан әбинең сумкасын алып качты. Җиргә ята-ята елаган әбигә кешенең әсәре дә борылып карамады. Казанда һәркемнең үз кайгысы, үз мәнфәгате шул. Шуларны тәрәзә аша шыпырт кына күзәткән, вакыт-вакыт күзләреннән бәреп чыккан яшен сөрткән Ләбибә арткарак китте. Башта чәчләрен, аннары күлмәген рәткә китереп, елмаюлы йөз ясады. Кулы белән аякларын уыштыргалап утырганнан соң, коляскасының тәгәрмәчен әйләндереп, аш бүлмәсенә чыкты. Әнисе кибеткә чыгып киткән җиреннән һаман кайтып кермәгән. Аның кайда йөргәнен Ләбибә чамалый да кебек. Иртәләрен йокысыннан торып чыкканда, өстәлдә бер кочак роза чәчәкләре юктан бар булмыйлар, ләбаса! Димәк, әнисен кемдер озата кайта. Шундый ише уйларга бирелгәндә өстәлдә шиңеп утырган роза чәчкәсенең таҗын кулына алды да, битендәге күз яшенә куйды. Үзе кеше ишетмәсен дигәндәй, пышылдап кына “Кешегә игътибар кирәк, нибары игътибар”, – дип кабатлады. Туганнан бирле наз күреп үсмәгән кыз үзен кайчакларда сулган чәчәк белән дә чагыштыра иде...

***

     Назыйм белән Дания Казанда студент чакларында таныштылар. Авылдан килгән кыз шәһәр егетенә үлеп гашыйк булса да, әбисе әйткәннәрен истә тотты, сер бирмәде. Кызның кире холкына егет тешләрен кысып түзә бирде. Көннәрнең берендә группадашлар җыелышып, кинога бардылар. Күңелле генә башланып киткән кичләре никтер яхшы тәмамланмады. Данияне яшерен ошатып йөргән Равил кызга күзләрен ничә тапкыр кысып йомгандыр, әмма Дания үзенең сөйгәненнән башка беркемгә дә күз төшермәде. Назыйм тәмәке көйрәтергә дус егетләренә кушылгач, Дания янында бөтерелгән Равил белән шаяра башлады. Тегесе кызны урлыйм дип эченә шом кертте. Имеш, Назыйм белән сине бәхет көтми. Әле егетен яхшы белеп бетермәгән самими кыз Равилгә тиз ышанырга ашыкмады. Йөзенә "төкереп", Назыймы кочагына сыешты. Ә Равил әче телендәге агуын чәчүен дәвам итеп, өстәп куйды:

    “Назыймнар гаиләсендә җыен авыру кешеләр. Назыймның әнисе дә ... Син шундый каенана белән яшәр идеңме?” Өзелеп-өзелеп ишетелгән һәр сүздә ниндидер мәгънә ятканын аңлаган Дания Назыймның кулын биленнән ычкындырды. Ә тегесенең дусларына кызып китеп мәзәк сөйләп маташуы иде. Кочагыннан күз йомганчы югалган Данияне ул артыннан куа китмәде.

   Әмма кызның бу кичтә башка күренмәве генә шикләр тудыргач, тулай торак янына килде. Аны-моны сизедермәгән кыз тыштан елмайса да, эченнән “Миңа андый каенана кирәкми!” – дип үзен ышандырды. Берсендә Назыймның әйткән сүзе аны аяктан екты.

-    Бүген әни белән таныштырырга алып кайтам үзеңне, - диде егет сөенечен кая куярга белмичә.

-    Әле иртәрәк дип уйламыйсыңмы? – Дания вакытны сузып, Назыйм белән дә арасын өзәргә карар кылган иде. Әмма йөрәк түрендә кабынып киткән хисне ул башкага карата кичерә алмаячак. Назыйм начар егет кебек түгел түгелен, тик “Әнине калдырмыйм, бергә яшибез” – дисә, нишләмәк кирәк? Әтисе күптән гүр иясе, әнисе белән тәрбияләнгән егет әнисен ташлап китмиячәге аңлашыла, билгеле. Әмма авырту каенана белән Дания уртак телне тиз табар шикелле тоймый шул. Назыймына бу хакта сүз башлый да, теле буталып, башка нәрсә турында сөйләп китә. 

     Ә берсендә Назыймның аңа үзенчә сюрприз әзерлисе килгән иде. Данияне өенә алып кайтып, кочагына алды да, әнисенә эндәшмәкче иде.

-    Назыйм, җитәр,– диде җитди генә, куллары белән егетне читкә этәреп. – Сөйләшәсе бар.

-    Соңгы арада әллә нишләдең син, Дания. 

-    Мин безнең киләчәк турында бик күп уйладым. Сине яратуыма һич шикләнмә, беләм, син дә мине ихлас сөясең. Әмма без бергә була алмыйбыз.

-    Мин сине бөтенләй дә аңламыйм. Яраткач, тагын нәрсә кирәк?

-    Бер кичне дуслар белән кинога баргач, Равил синең гаиләң турында сүз башлаган иде. Ул синең әниеңне авыру, диде. Назыйм, минем ирекле, рәхәт яшисем килә, андый йөк белән тормышны тартып бара алмыйм.

-    Дания, син ни сөйләгәнеңне үзең аңлыйсыңмы? Әнием турында ничек алай дия аласың?

    Ул тын ала алмыйча ярты сүзендә тукталып калды, шулчак бүлмә ишеге ачылып, арбада утырган мөлаем гына хатын чыкты.

-    Улым, кирәкми. Кешене алай мәҗбүр итмә, ул хәл иткән инде.

    Даниянең каршына килеп туктаган хатын кызга күтәрелеп карады да, иреннәрен тешләп, сукылдап елап җибәрде. Дорфа кыланганына әле үкенеп бетмәгән кызның тәне буйлап кайнар нәрсә йөгерде. Теге хатын аңа озак итеп карап торды. Әйтерсең, ниндидер бер җылы сүз көтеп тора иде. Даниянең бәгыре йомшарса да, битеннән тәгәрәгән яшьләрен тиз генә сөртеп, Назыймга борылды:

-    Мин сиңа бары тик бәхет кенә телим, Назыйм.

     Алар шул көннән соң күзгә-күз карашып башка сөйләшмәделәр. Мендәренә капланып, үкенү хисен бетерә алмый җәфаланган кыз Равилгә битараф булмый башлады. Кичке клубларда биегәндә Назыймның каш астыннан күзәтеп торган кырыс карашларын күрсә иде ул! Бәлки билләреннән тотып әйләнгән егетне кире кагып, сөйгәне янында бөтерелер иде. Тәкъдирдән ерак китә алмаган Дания үзен мәҗбүр итеп булса да, Равилгә кияүгә чыгарга ризалашты. Туйлары гөрләп үк узмады. Туганнары бокал күтәргән саен, сау-сәламәт бала алып кайтуларын теләделәр. 

    Тормыш үз көенчә генә башланып киткән кебек тоелды. Әмма яши-яши тискәре холыклар, гадәтләр пәйда була башлады. Равилнең төннәрен кайда, кем белән йөрүе турында Дания кызыксынмады. Хәер, үзе дә соң гына кайтып караватына авып йоклый торганга әйләнде. Өйдә борынны ярып кергән тәмле исле ашлар бик сирәк пешерелде. Кафеларда акча туздырып, ашап кайткан иргә бармак төртеп көлгән күршеләре Даниянең дә шундый ук тормышта яшәвенә аптырадылар. Өйләнешкәннәренә бер ай да булмады, идәнгә төшеп ватылган савыт-саба Даниянең төнге клублардан соң кайтуы сәбәпле килеп чыга иде. Бигрәк тә бала алып кайткач, мәхшәрле көннәр көтеп торды аларны.

    Төне буе елап чыккан бала тавышы тәмам йокыларны качырып ир белән хатынны чыгырыннан чыгарды. Равил баланы ятим итмәс өчен генә  Даниягә тугры ир булып яшәде. Кызга өч яшь тулгач, табибларның начар хәбәре аларны аяктан екты: Ләбибә кызлары аякка баса алмаячак. “Әннә, әттә”, – дип кайчан гына аягын селкеп яткан кыз баланы бер мизгел эчендә коляскада күрү ата белән ана өчен әйтеп бетермәслек газап булды. Авырту кызларын җиде яшькә кадәр кулларыннан төшермичә үстерделәр. Тик Равил урамда чабулап йөргән нәни йөзләрне күрү белән эченнән генә көнләшеп куя иде. Беркөнне кызын урамга алып чыккач, каршына утыртты да, күз яшьләрен яшереп, кызының дулкынлы чәчләренә кагылды:

 -    Балам, мин сине кеше итәргә тиеш идем. Син, һичшиксез, бәхетле булачаксың, тик әниеңә минем бу сүзләрне әйтмә, ярыймы?

      Теле ачылмас борын авырту булып калган кыз әтисенә җавап бирә алмады. Икенче көнне әнисе белән кычкырышканнарын ишетте. Аңа андый сүзләрне ишетергә иртәрәк иде әле. 

***

    Әнисе кайтканчы шиңгән чәчәкләрнең коелган таҗларын учларына җыеп, җыештырып куймакчы иде ул. Әмма шулвакыт ишектән килеп кергән исерек анасы аның гамәлен күреп, кулын тартып алды. Үзе авыз эченнән нидер мыгырданып сөйләп китте:

-    Ник кагыласың минем чәчәкләргә? Сиңа дип бирелмәгән бит алар! Атаңа рәхәт, ичмаса! Вакытында ташлап чыгып китте. Менә нинди тормышта калдырды ул безне! 

-    Әни, тынычлан. Утыр әле яныма.

-    “Миңа авырту бала кирәк түгел” - имеш. Миңа кирәк идеме соң бу газап? Нинди гөнаһларым өчен, я Аллам!

-    Синең хаталарны мин кылмадым бит, әни. Минем нинди гаебем бар?

-    Каршы әйтмә анаңа! Күрмисеңме әллә синең өчен көн-төн эшлим? Тамагың тук булсын дип үзем ач калам бит!

    Әнисенең төкереп чәчеп сөйләвенә түзә алмыйча, артка чигенде. Аннан йомшак итеп кенә әйтеп куйды:

-    Аш пеште, әни. 

     Әтисе ташлап киткәннән бирле көн күрсәтмәгән әнисенең һәр янаулы сүзләренә күзен йомып яши бирә. Кайбер көннәрдә аяклары хәрәкәткә килгән кебек була, тик идәнгә бастым дигәндә генә кире утыра. Үзләренең яшьтәшләре белән аралашмыйча үсүе бигрәк кыен аңа. Күрше апасы беркөнне урамга алып чыккан иде чыгуын. Тик тәмәке көйрәтеп торган яшь егет, өстәвенә кызлар янында дуска саный алырлык иптәшләрен тапмады ул. Икенче көнне уйланып китеп, урам буйлап барган чагында каршына килгән чибәр генә егетне күрде. Егет тә аңа елмаю ташлап, күзләрен сирпеп китте. Кыз үзе дә сизмәстән, арбасыннан торырга маташып, өскә күтәрелде. Шулвакыт башы әйләнеп, җиргә егылды. Яныннан узган егет аны шул арада кулларына күтәреп,  кире арбасына утыртты. Кыз “Рәхмәт!” – дип, оялып читкә карады.

-    Татар кызы икәнсең әле! – диде тегесе ап-ак тешләрен күрсәтеп.

-    Татарча эндәшүемне үзем дә сизмичә калдым.

-    Мөлаем булуың татарлыгыңны сиздереп тора!

-    Син мине гафу ит инде, болай килеп чыгар дип уйламаган идем.

-    Зыяны юк. Син нигә адым ясарга ашыгасың? Иртәрәк түгелме әле күтәрелергә?

-    Өч яшемнән шулай тырышуымны син ашыгуга саныйсыңмы?

Егет әйткән сүзенә үкенеп, кулын башына куйды:

-    Гафу ит.

-    Гафу үтенергә кирәкми, син бит бернәрсә дә белми идең.

-    Син дәваланасыңмы?

-    Әйе.

-    Нинди дарулар бирәләр? Нәрсәләр кулланасың?

-    Дога белән дәваланам. Иң булышканы шул.

-    Мин медицинаны күздә тотып әйткән идем.

-    Анысы миннән генә тормый шул. 

-    Ә әти-әниең?

Төерен көчкә йотып, егеттән күзләрен яшереп, кыз башын аска иде:

-    Миңа кайтырга кирәк, яхшы егет.

-    Мин сине үпкәләтмәдемме?

     Кыз аның сүзләрен ишетмәде. Аның хәзер үк өенә кайтып, мендәрен кочаклап елыйсы, күңелен бушатасы килде. Тик егет җилкәсенә кагылып, назлы тавышы белән эндәшкәч, сискәнеп китте:

-    Исемеңне генә әйтче?

-    Ләбибә.

-    Нинди матур исем! Беренче тапкыр ишетәм.

-    Икенче тапкыр ишетсәң, матур тоелмаган булыр иде.

-    Нигә син гел тискәре уйлыйсың?

-    Син аны шулай кабул итәсең. 

-    Ә минем исемем – Кәрим.

-    Ишеткәнем бар, матур исем.

-    Әйдә әнә тегеннән әйләнеп киләбез.

-    ...

    Алар көлешә-көлешә парк яныннан уздылар. Ниһаять, яңа дус табуы белән Ләбибә өенә елмаеп кайтып керде. Диванда кино карап яткан әнисе кызның кайдан кайтуы белән кызыксынмады. Ләбибә үзен озата кергән күрше апасына рәхмәтләрен әйтеп, бүлмәсенә юнәлде. Төне буе егетнең куе зәңгәр күзләрен хәтереннән чыгара алмыйча, соң гына йокыга китте. Алар Кәрим белән атнаның һәр шимбәсендә күрештеләр. Егет башка көнне спорт түгәрәгенә йөри икән. Шуңа күрә шимбә көнне генә күңелләрен бушатып сөйләшеп утырды яшьләр. 

-    Кәрим, ә син мине кызганмыйсыңмы? – дип сорады Ләбибә аннан көтмәгәндә.

-    Син кызганырлык та мени әле?

-    Авырту булуым дуслыкка зыян китерә аламы?

-    Син физик яктан нинди генә булсаң, күңелең чиста булса, шул җитә миңа.

-    Минем кайбер көннәрдә үземә кул саласым килгән чаклар еш була. Әмма андый вакытларымда “Ләбибә, син дөньяга кирәк кеше!” – диючем юк. “Кызым!” – диеп назлап дәшүче әтием, иртәләрен уятучы әнием юк.

-    Әни белән яшим дигән идең бит син.

-    Яшим. Тик яшәү белән кыз буларак яратылу икесе ике нәрсә, Кәрим.

-    Синең кебекләр җирдә шактый. Әмма берсе дә үзләренә кул салмыйлар бит! 

-    Димәк, алар нәрсәдәндер юаныч табалар. 

   Ләбибәнең авыр сулавы Кәримне әллә нишләтте. Каршында елап утырып торган кызга булыша алмавына үзен битәрләде. Кулларына кагылып, аңа туры карады да, башына килгән беренче уен җиткерде:

-    Дүшәмбе көнне минем белән хастаханәгә барасың.

-    Миңа табиблар өмет юк диделәр.

-    Шайтан гына өметсез ул, Ләбибә! Иртәнге сигезгә әзер булып тор.

-    Ярар, – диде баш селкеп, үзе һаман әнисе белән әтисенең кычкырышуын хәтерләп. 

     Алар дүшәмбе көнне хастаханә юлын таптадылар. Кәримнең баш табиб белән якын дусларча сөләшүе Ләбибәне таң калдырган иде. Ахырдан ул Кәримнең әтисе икәнен белгәч, бөтенләй телсез калды. Тамчы белән су кебек охшаш ата белән улга Ләбибә читтән сокланып кына карап торды. Табиб аны бер бүлмәгә алып кереп сораулар яудырды. Кайдан, кем кызы булуын сорашкач, авыру тарихына кереп киттеләр. Ләбибә сүзен-сүзгә үзе хәтерләгәннән бирле сөйләп чыккач, табиб ниндидер карар кылгандай, ияген кашып куйды.

   -    Иртәгә үк сине хастаханәгә яткызырбыз. Ләкин иң элек әниеңнән ризалык алмыйча булмас. Кем дидең әле син әниеңне?

-    Дания.

-    Телефон номерын хәтерлисеңме? Мин аның белән үзем сөйләшермен.

-    Рәхмәт!

-    Әле иртәрәк, сеңлем.

     Ишек төбендә көтеп басып торган Кәрим Ләбибәнең йөзендә елмаю күреп, сөенеп куйды.

Аны кафега алып барып, җылы чәй эчерттеләр.

-    Әтиең яхшы кеше синең, Кәрим!

-    Ә мине кемгә охшаган дип уйлыйсың син, ә? - дип шаярды егет.

    Алар көлешеп, озак кына бер-берсенә карап тордылар. Кызның акка басу өмете сүнгән булса да, егет аңа булыша алачагына шикләнмәде. Әтисенең укымышлы, тәҗрибәле кеше булуын белә бит ул. Үзенә дә медицина өлкәсе чит түгел.

***

    Бүлмәгә ук тизлегендәй очынып кергән Дания кызының чәченнән йолкып алды. 

-    Син миннән башка нәрсә майтарып йөрисең анда? Анаңнан мыскыл итүеңме бу?

-    Әни, җибәр, авырттырасың.

-    Җавап бир! Каян таптың ул табибны?

-    Ул үзе мине тапты.

-    Әкиятеңне әнә күрше апаеңа сөйләрсең. Җавап бир, ничек тапты?

-    Урамда егылып ятканымны күрде дә, “Син аякка басарга тиеш!”- диде. Ә мин ярдәмгә каршы килмәдем, киресенчә, риза булдым.

-    Моннан соң урамга аяк та атлыйсы булма!

-    Мин үзем хәл итәрлек яшьтә инде әни.

-    Сүзем бетте.

   Ләбибә сыкранып еларга да өлгермәде, телефоны шалтырады. Кәрим аның хәлләрен сорарга шалтырата иде.

-    Кәрим, безгә бүтән аралашырга ярамый.

     Телефонын сүндереп, мендәренә капланып озак елаганнан соң, изрәп йоклап та китте. Икенче көнне өй кыңгыравы тавышына уянып китте. Арбасына утырып, ишеккә таба килсә, бер кочак чәчәк тоткан Кәримне күрде. Әнисе өйдә юклыктан файдаланып, егеткә керергә рөхсәт бирде. Кичә әнисенең сүзләрен егеткә әйтергә теләсә дә, дәшми калды. Тик аралаша алмавының сәбәбен тапмагач, егет белән араны өзә дә алмады. Алар тагын хастаханәгә кузгалдылар. Табиб бүлмәсендә Ләбибәне көтеп утыра иде инде. Башта тамагын кырып алса, аннары күзен бер тәрәзәгә, бер кызга төбәсә, әйтәсе сүзен тиз генә башлый алмады. Ахырдан Ләбибә түзмичә, үзе үк эшнең нидә икәнен аңлатып китте:

-    Мин сездә дәвалана алмыйм. Мин, гомумән, бер җирдә дә дәвалана алмыйм. Әнинең ризалыгыннан башка бу адымны ясарга намусым каршы. Минем аякларыма басасым килә, бик килә! Тик арбамдагы бәхетемә куанып, яшәвемне дәвам итсәм, яхшырак булыр.

-    Ләбибә – дип, ниһаять,  табиб та сүзгә кушылды. – Бу тормыш беркайчан да җиңел генә бармый. Кайчакларда эре ташларны алып куярга көч табасың, ә вак ташларга абынып, яшәү ямеңне югалтасың. Син вак ташларга бирешеп яшисең. Ләкин алда андыйлар бик күп. Әгәр берәрсен үз тырышлыгың белән алып куймасаң, юлда баруыңның мәгънәсе булырмы? Әниең белән сөйләштем. Ул мине ишетергә дә теләмәде, тик бу әле сәламәтләнергә өмет юк дигән сүз түгел. Син буй җиткән, акыллы кыз. Барысы да синнән тора. Әниеңнең “Юк!” – дигәнен читкә куеп, нигә ди әле бер вак ташны алып куймаска? Өстәвенә минем малай да сиңа өйләнәм дип йөри анда. 

    Табибның соңгы җөмләсе күңеленә хуш килдеме, Ләбибә елмаеп куйды:

-    Кәрим бик бәхетле егет! Аның бәхетле булырга шундый әтисе бар! – диеп ишеккә юнәлде. – Рәхмәт сезгә! – диеп башын чайкап, чыгып китте.

    Алар тагын күрештеләр. Бу юлы инде табиб аңа кирәкле даруларны сузды. Кыз карышып торса да, кулына даруларны алып, бәяләрен карады. Тезелеп киткән саннар аны өнсез калдырды. “Бу бит кыйбат!” Табиб елмаюы белән соравына җавап бирде: - Үзеңне акча белән бәяләмә. Син күпкә лаек кыз.

    Ләбибә үзен көннән-көн яхшырак хис итте. Дарулар тәэсиреме, көн саен Кәрим белән физик хәрәкәтләр ясау файдасымы, кәефе яхшыра гына барды. Ә бер көнне әнисенең телефоннан сөйләшкәненә уянып китте. Дания елар дәрәҗәгә җитеп, нидер аңлата иде. Ишек ярыгыннан гына ишетелгән сүзләр Ләбибәне тгын өнсез калдырды. Дания баягы табиб белән сөйләшә иде.

-    Тормышымнан югал диеп күпме әйттем мин сиңа, Назыйм? Мине бәхетсез итүең генә җитмәгән, кызыма да кагылырга булдыңмы ни? Әгәр ул сәламәтләнә алса, синең ише табиблар күптән хәбәр иткән булырлар иде. Син юкка вакытыңны гына сузасың. Ләбибә бернинди тернәкләндерү чарасын узмаячак. Болай да әйбәт яши, арбада яшәвенә үкенми.

     Ахыргы сүзләре тетрәндереп җибәрдеме, Ләбибә залга көчкә чыгып, еларга тотынды.

-    Син ни сөйлисең, әни? Минем берәр вакыт арбада яшәвемә сөенгәнемне күргәнең бармы? Соңгы тапкыр кайчан елмайдым соң әле мин? Минем идәндә егылып ятканда “Кызым” – диеп кул сузып, торгызганың булдымы? Минем көне буе нинди азык ашап торуым да сине кызыксындырмады бит! Ә син  миңа булышам дип торучыларга барысы да яхшы диеп, башка сыймаслык нәрсә сөйләп торасың. Кешенең өмет канатын сындыру җайлы шул аның. Бер генә сүз белән дә күңелен яраларга күп сорап торасы түгел. Күңел пыяла булгач, уала шул ул.

    Даниянең йөзе агарынып китте. Кулындагы телефонын өзмәгән килеш, өстәлгә куйды да, урындыкка утырып башын өстәлгә бәреп елый башлады. Әнисенең үкенеп елавы кызда җәлләү хисе уятмады. Барысына да төкереп биреп, күрше апасына шалтыратты. Урамга чыккач, каршына килгән кешеләр, әйтерсең лә, Ләбибә туктарга кушалар төсле иде. Ләкин күпер каршында озак кына басып торганнан соң, гомере буе кылырга теләгән гамәлен эшләмәкче булды. Калтыранган куллары белән күпернең тимеренә ябышты да, ачыргаланып кычкырып, аякларына басарга тырышты. Шулвакыт биш секунд эчендә аяк бармаклы ниндидер катылыкны тоеп, чымырдап куйды. Ләбибә үзалдына сөйләнүен дәвам итте:

-    Мин бүген тәүге һәм соңгы тапкыр аякларымны тоям. Ничек рәхәт! Үз аягына басып йөри алган адәмнән башка бәхетле кеше бармы икән җир йөзендә? Аллам, кичер мине. Шушы бәхетемә риза була алмавым өчен гафу кыл!

    Кинәт аның башы әйләнеп китте. Ул аска – суга карады. Тирән су өстендә сикерешкән балыкларны күреп, елмаеп куйды. Үзе һаман  “Кичер!” – диеп авызын кымшатты. Уң аягын алга сузып, менә сикерәм дип торганда гына, кемнеңдер каты куллары аның җилкәсенә кагылды. “Син нишләргә җыенасың, юләр!” – диде аңа таныш һәм назлы тавыш. Ләбибә аның сулышы аша кайнар хисне тоеп, башын өскә күтәрде дә, күз яшьләрен йота – йота, кулларын киң җәеп, бар җиһанга ишетелерлек итеп аваз салды:

-    Кешегә игътибар кирәк! Нибары игътибар!

2018 ел

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев