Логотип Идель
Язмалар

БДИНЫ 100 БАЛЛГА БИР ҺӘМ БУШЛАЙ ОЧ!

Utair авиакомпаниясе чыгарылыш сыйныф укучылары өчен акция оештыра - ел ахырына кадәр укучылар билетны БДИ баллары нәтиҗәсенә бәйле ташлама белән алырга мөмкин.

   Utair авиакомпаниясе чыгарылыш сыйныф укучылары өчен акция оештыра - билетны БДИ баллары нәтиҗәсенә бәйле ташлама белән алырга мөмкин. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

   Бу ташлама 2020 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен каралган. Моның өчен 15 августка кадәр гариза калдырырга кирәк. Ә иң кызыгы - БДИны 100 баллга тапшыручылар теләсә кайсы юнәлеш буенча бушлай оча алачак.

   Калган пассажирларның да мәктәп белемнәре буенча тест узу мөмкинлеге бар. Аның нәтиҗәләре буенча 10% ка кадәр ташлама бирелә. Акция 31 июльгә кадәр дәвам итә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев