Логотип Идель
Язмалар

Бер яшьлек кызны буып үтергән. Сәбәбе...

Шәхси балалар бакчасы тәрбиячесе кычкырган бер яшьлек кызны тынычландырырга омтылып, ирексездән буып үтерә.

 tatpressa.ru хәбәр итә:

    Шәхси балалар бакчасы тәрбиячесе бер яшьлек кызны елаудан туктатыр өчен ирексездән буып үтерә. Сабый гомеренең соңгы минутларын күзәтү камерасы төшереп алган.

    Фаҗига 29 май иртәсендә Шевченко районындагы өч бүлмәле фатирда була. Тәрбияче әйтүенчә, бала башта елый башлаган, аннары күңеле болганып, сулый алмас дәрәҗәгә җиткән. Ә күзәтү камералары яздырган видеоның бер өлешен хатын юкка чыгарырга өлгергән, әмма кызны үтерүдә шикләнү өчен кадрның ахыргы өлеше дә җиткән.

    Кадрларда хатын-кызның бала йөзенә мендәр куеп, буарга теләве, аннары елаганын ишетмәс өчен баланы башка бүлмәгә алып керүе күренә. 

Хәзер әлеге хәлне җентекләп тикшерү эшләре бара. 

фото: пиксабай.ру

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев