Логотип Идель
Язмалар

БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР КАЗАН ХАНЛЫГЫ ХАКИМНӘРЕ ПОРТРЕТЛАРЫН ТӘКЪДИМ ИТӘЧӘКЛӘР!

Август аенда Республика көненә ачылачак күргәзмәгә килүчеләрне күп сюрпризлар көтә, алар әлегә игълан ителми. Нәҗипова сүзләренә караганда, кайбер экспонатларны да беренче тапкыр күрсәтәчәкләр.

ТР Милли музее ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәдә беренче тапкыр Казан ханлыгы хакимнәре портретларын тәкъдим итәчәк. Бу хакта музей генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова «Казанские ведомости»га сөйләгән.  

    Август аенда Республика көненә ачылачак күргәзмәгә килүчеләрне күп сюрпризлар көтә, алар әлегә игълан ителми. Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренчә, кайбер экспонатларны да беренче тапкыр күрсәтәчәкләр.

«Без беренче тапкыр Казан ханлыгы хакимнәре портретларын тәкъдим итәчәкбез — бу тарихи тасвирламалар буенча бүгенге көн рәссамнары тарафыннан башкарылган реконструкцияләр», — диде ул. Без республика турында Татарстан үсешенә үз өлешен керткән һәм йогынты ясаган бөек, танылган, гади кешеләрнең язмышлары аша сөйләргә тырышабыз», — дигән Милли музей генераль директоры.

Экспозициянең бер өлеше Казан университетына, галимнәргә һәм фәнни мәктәпләргә багышланачак.

чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев