Логотип Идель
Язмалар

Дөньяда беренче коронавирус вакцинасы: КЕШЕ ӨЧЕН КУРКЫНЫЧ ТҮГЕЛ

Татарстанда бүген 32 яңа коронавирус очрагы расланды, барысы да - элемтә аша күчкән.

Дөньяда беренче коронавирус вакцинасы кеше өчен куркынычсыз дип табылды. Препаратны Мәскәүдә сынадылар.

Белгечләр препаратны кеше сәламәтлеге өчен куркынычсыз дип таныдылар. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте:

- Сынаулар 18 июньдә башланды. Барлык кешеләр дә үзләрен яхшы хис итә. Вакцинаны эшләү планын Н. Ф.Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология үзәге билгеләячәк, - диде ул.

   Моннан тыш, якын көннәрдә Роспотребнадзорның рәсми документы көтелә, ул Россиягә башка илләрдән килгән гражданнар өчен обсервация режимын төшерәчәк.

Статистика

   Татарстанда бүген 32 яңа коронавирус очрагы расланды, барысы да - элемтә аша күчкән. 5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 27се өйдә дәвалана. Иң күп очрак - Казанда - 16 очрак, Яр Чаллы, Яшел Үзән һәм Әтнәдә - 3 коронавирус очрагы теркәлгән.

Татарстанда барлыгы 5029 очрак расланды. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев