Логотип Идель
Язмалар

Фәнни конференция оештыручылар пандемия чорында да аптырап калмый

Татар теле белән вәзгыять Русиядә болай да катлаулы, әгәр сез үз конферецияләрегездә һәм фәнни җыентыкларыгызда без, татарларны ана телебездә катнаштырсагыз, бу татар теленә төрки дөньяның да игътибары һәм ярдәме булыр иде, дип яздым. Рәхмәт, оештыручылар бу мәсьәләдә чыннан да ярдәм кулы сузды: хәзер Татарстан галимнәре конференцияләрдә һәм фәнни җыентыкларда рус телендә түгел, рәхәтләнеп татар телендә чыгыш ясый ала.

Татар теле белән вәзгыять Русиядә болай да катлаулы, әгәр сез үз конферецияләрегездә һәм фәнни җыентыкларыгызда без, татарларны ана телебездә катнаштырсагыз, бу татар теленә төрки дөньяның да игътибары һәм ярдәме булыр иде, дип яздым. Рәхмәт, оештыручылар бу мәсьәләдә чыннан да ярдәм кулы сузды: хәзер Татарстан галимнәре конференцияләрдә һәм фәнни җыентыкларда рус телендә түгел, рәхәтләнеп татар телендә чыгыш ясый ала.

Төркиянең Кавказ университетында (Карс шәһәре) бик матур бер традиция гадәткә кергән: монда Әзәрбайҗан мәдәнияте үзәге пандемия дип тормый, ай саен халыкара фәнни-гамәли конференцияләр үткәреп килә. Билгеле, хәзергә онлайнда. Танылган әзәрбайҗан язучысы, сәясәтчесе һәм табиб Нариман Наримановның тууына 150 ел тулу уңаеннан үткәрелгән конференциядә миңа да катнашу насыйп булган иде, шунда беренче тапкыр видеоконференцияләр форматы төрле илләрдә яшәгән белгечләргә аралашыр өчен бик кулай һәм үтемле икәнен аңладым.

Бүген менә әзәрбайҗан совет шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое Рәсул Рзаның тууына 110 ел тулуга багышланган V Халыкара “Modern Science and Technology İnnovations” фәнни конференциясенә “кереп” тыңлап утырдым. Әзәрбайҗан һәм төрек телләрендә бай эчтәлекле чыгышларны Төркия, Әзәрбайҗан галимнәре ясады. Оештыручылар Ellada Gerayzade, Sabina Mammedova, İlkın Gülüsoy га рәхмәт: интернет белән кайбер проблемалар килеп чыкса да, конференция темалары төрки халыкларның гуманитар фәннәрен шактый тулы колачлый. Әлеге фәнни мәҗлес нәтиҗәләре буенча оештыручылар махсус җыентык әзерли (https://elger-etm.com)

İlkın Gülüsoy

Шунысы әһәмиятле: Әзәрбайҗан мәркәзе үзе үткәргән конференцияләрдә барлык төрки, рус, инглиз телендә чыгыш ясарга рөхсәт итсә дә, фәнни мәкаләләр әлегәчә татар телендә басылмый иде. Эллада Гәрайзадә ханымга мөрәҗәгать итеп, мин бу хәлне төзәтүләрен сорадым. Татар теле белән вәзгыять Русиядә болай да катлаулы, әгәр сез үз конферецияләрегездә һәм фәнни җыентыкларыгызда без, татарларны ана телебездә катнаштырсагыз, бу татар теленә төрки дөньяның да игътибары һәм ярдәме булыр иде, дип яздым. Рәхмәт, оештыручылар бу мәсьәләдә чыннан да ярдәм кулы сузды: хәзер Татарстан галимнәре конференцияләрдә һәм фәнни җыентыкларда рус телендә түгел, рәхәтләнеп татар телендә чыгыш ясый ала.

Ellada Gerayzade

“Татарча чыгыш ясадыңмы соң?” – диярсез. Кызганыч, эш урынымдагы компьютерда видеокамера юк икән, һәм бу юлы микрофон да канәгатьләнерлек эшләмәде – шулай итеп, бүген төрки дөнья татар телендәге фәнни чыгышны ишетмичә калды) Югыйсә, русча язылган фәнни мәкаләмне, махсус шушы җыентык өчен дип, татарчага да тәрҗемә итеп куйган идем инде. 

Кызык, ә Казанда пандемия башланганнан соң берәр халыкара дәрәҗәдәге фәнни конференция үткәрелдеме икән? Үткәрелсә, шәп булыр иде ул: бүлмәңнән чыкмыйча гына, бөтен дөнья буйлап сибелгән фикердәшләреңне, коллегаларны күрәсең, акыллы фикерләр ишетәсең, рәхәтләнеп үз идеяләреңне дөньяга үткәрәсең...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев