Логотип Идель
Язмалар

ГЕНДЕР ПАТИ

Кеше куян куа диеп, безнекеләр дә Америка халкы үткәрә торган Гендер пати үткәрә башладылар. Әгәр хатын-кыз балага уза икән, корсактагы баланың малаймы-кызмы икәнлеген башкаларга игълан итү бәйрәме бу!

Кеше куян куа диеп, безнекеләр дә Америка халкы үткәрә торган Гендер пати үткәрә башладылар. Әгәр хатын-кыз балага уза икән, корсактагы баланың малаймы-кызмы икәнлеген башкаларга игълан итү бәйрәме бу!

Белемем буенча педагог һәм ике бала әнисе буларак, бала тәрбияләү мәсьәләләре, әлеге темага кагылышлы тапшырулар, язмалар мине аеруча кызыксындыра.

Язма-тапшырулар бер хәл, ә менә әби-бабасы янында ава-түнә әйбер күтәреп, әни-әнисе янында «буычам-буычам» (булышам. – Авт.) дип йөргән бала-чаганы күрсәм, эрим дә китәм инде мин! Әле теле дә юньләп ачылмаган берәүнең, татарча тете-тете килеп, зурлар янында бөтерелүеннән дә матур, гүзәл күренеш юктыр.  

Әгәр балалар үскәндә ак яулыклы дәү әни, түбәтәйле дәү әти янәшәдә булса, күркәм холыклы, үрнәк әти-әни бала тәрбияләсә, моннан да зур бәхет, моннан да күркәм тәрбия юктыр, мөгаен. Артык көч куярга: ниндидер клуб-түгәрәкләргә йөртергә, психолог-педагоглар белән аралаштырырга, купшы китаплар, катлаулы программалар, бизибордлар алырга да кирәкми, үзең гадәти тормыш алып бар, үзең үрнәк бул!

«Җәй челләсендә, уттай урак өстендә акыл сатып утыра, эше юк!!» – дисәгез дә, язмый кала алмадым! Теләк булса, эшләргә дә, язарга да вакыт табарга була. Кеше анда Гендер пати (!) үткәрергә дә вакыт таба әле! «Анысы нәрсә инде тагын?!» диярсез. Әйтәм бит, моның турында язмый калу һич мөмкин түгел!
«Кеше куян куа» диеп, безнекеләр дә Америка халкы үткәрә торган Гендер пати үткәрә башладылар.  

Әгәр хатын-кыз балага уза икән, корсактагы баланың малаймы-кызмы икәнлеген башкаларга игълан итү бәйрәме бу! Туй үткәргәндәге кебек купшы бизәлгән заллар, ризык-эчемлектән сыгылып торган өстәлләр, тематик конкурс-уеннар – җаның ни тели!

Зал бизәгәндә зәңгәр-ал төсендәге шарлар, салфеткалар, чәчәкләр генә кулланалар, хәтта савыт-сабалар да шушы төсләрдә генә! Кунакларга биргән чакыру кәгазьләре дә туйныкыннан ким түгел, күпкә артык.

Конкурсларга да исең китәрлек: малаймы-кызмы икәнлеген белер өчен ниләр генә кыланмыйлар!

Торт эченә конверт белән узи нәтиҗәләрен яшерәләр, кисәләр, ах-вах итәләр! Зур тартма эченә зәңгәр яки ал төстәге шарлар тыгалар, ачалар, ах-вах итәләр!

Кем ничек булдыра ала инде!

Билгеле инде, туачак балага исәнлек теләп өстәлдәге шешәләр бер-бер артлы бушый, бар көчкә музыка акыра, кәҗә тавышлары чыгарып халык акыра, бии, бассейнга сикерә һәм башкалар...

Бәйрәм ахыры фейрверклар, шарларны һавага очыру, кунакларга махсус бүләкләр (бонбоньерка) бүләк итү һәм башкалар белән тәмамлана...

Әйе, җәмәгать, бәйрәмнәр аз иде әле. Нәкъ менә шундый «мәгънәле, мөһим» булганнары бигрәк тә кирәк иде! Болар бит баланың исән-сау тууына, тәрбияле булып үсүенә «турыдан-туры йогынты ясый бит»!

Инде шәрә, зур корсакларын күрсәтеп махсус фотосессия ясауларга, корсакка төрле рәсемнәр ясауга, бәби тапканны да социаль челтәрләргә куюга ияләшеп беттек...

Инде бәбине ай саен фотога төшереп «нам 5 месяцев!» фотоларына, ай саен(!) үткәрелә торган мәҗлесләргә ияләшеп беттек...

Инде баланың ел саен үткәрелә торган туган көнен махсус коттеджларда үткәрүгә, аниматорлар чакыруга ияләшеп беттек...

Алда тагын ниләр көтә?!

Бер Ходай белә. Мондый темплар белән барсак, «Иии, бу бала нишләп кенә болай булды соң?!» – дип утырырга гына кала. Аллаһ сакласын...

«Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дигән бөек галим Ризаэддин Фәхреддин. Татар халкының горурлыгы булган гали зат, гаҗәеп киң карашлы, тирән энциклопедик белемле, милли тарихка һәм үз чорының рухи тормышына караган бихисап күп хезмәтләр иҗат иткән бөек галим Ризаэддин Фәхреддиннең берәр китабын булса да ачып карыйк, укып карыйк әле. Патилар үткәрүгә караганда файдасы күбрәк булыр, шәт...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев