Логотип Идель
Язмалар

ГӨМБӘ БЕЛӘН АГУЛАНГАНДА БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМНЕ НИЧЕК КҮРСӘТЕРГӘ?

Хәзер гөмбә сезонының иң кызган чоры. Ләкин кәрзин-кәрзин гөмбә җыйганчы, агулы гөмбәләр турында да истән чыгармаска кирәк. Аларны куллану нәрсә белән куркыныч һәм агуланган очракта беренче ярдәмне ничек күрсәтергә кирәк соң?

Хәзер гөмбә сезонының иң кызган чоры. Ләкин кәрзин-кәрзин гөмбә җыйганчы, агулы гөмбәләр турында да истән чыгармаска кирәк. Аларны куллану нәрсә белән куркыныч һәм агуланган очракта беренче ярдәмне ничек күрсәтергә кирәклеге турында матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Барыбызга билгеле кагыйдә - гөмбәне 100 процент ышанганны гына җыярга кирәк. Юкса, ахыры начар тәмамланачак, ди белгечләр. Шулай ук бер-берсенә охшаган ашарга яраклы һәм агулы гөмбә парларын, аларның аермалы билгеләрен өйрәнергә кирәк. Агулы гөмбәне гөмбә белән суга салынган көмеш тә ачыкларга ярдәм итми, диде КФУның гомуми экология кафедрасы өлкән укытучысы Ким Потапов.

Кагыйдә буларак, кешеләр тәҗрибәсезлекләре аркасында еш агулана торган гөмбә – томсык гөмбә, аны еш кына шампиньон яки яшел ал гөмбә дип кабул итәләр. Галерина окаймленная да очрый, ул гөмбәченең кәрзиненә көзге баллы гөмбәләр белән буталып эләгергә мөмкин. Дуңгыз гөмбәсен, чебен гөмбәсен, рядовкаларны куллану да авыр.

Ашарга яраклы гөмбәләр

Бу категориягә көзге баллы гөмбә керә, гөмбәчеләр аны аермый, әмма аның 5-6 төре бар. Агулылык дәрәҗәсе буенча алар төрле. Әмма, тулаем алганда, көзге баллы гөмбә чи килеш – агулы, зәгыйфь яки урта авырлыктагы агулану китереп чыгарырга мөмкин. Шул ук төркемгә имән гөмбәсе, алсу йөнтәс гөмбә һәм башка күп кенә танылган төрләр керә. Пешерелмәгән килеш шампиньоннарны гына ашарга була, ләкин мин моны да эшләргә киңәш итмәс идем, диде миколог.

Беренче ярдәм - "ресторан" ысулы

Табибны чакырганнан соң, авыруга беренче ярдәм күрсәтергә мөмкин. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина "ресторан" ысулын кулланырга киңәш итә: ашказанын юдырырга, бик күп 2-3 литр чамасы су эчәргә. Аннары теләсә нинди энтеросорбент – күмер яки энтеросгель эчәргә кирәк. Алга таба табиблар ярдәм итәргә тиеш.

тулырак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев