Логотип Идель
Язмалар

ГРАДУСНИК НИК САТЫЛМЫЙ? - зыяны турында

Алар кайда булган соң?

Хәзер градусникларны сатып алу мөмкин түгел дип язган идек инде. Алар кайда булган соң? Бу хакта исә "Өмет" гәзите болай дип хәбәр итте:

Совет чорыннан ук барыбыз да кулланып килгән градусниклар, нәкъ менә шул терекөмеш кулланып эшләнә һәм еш кына челпәрәмә килә иде. Менә шул сәбәпле, бүген илдә терекөмешле термометрлар эшләү туктады, әле электән калганнарын гына сату бара. Ә цифрлы һәм инфракызыл градусникларны әле күпләребез кабул итә алмый.

Термометрларның җитешмәвен күпләр илдә коронавирус пандемиясе дәвам итү белән аңлатырга тырыша. Ләкин, белгечләр фикеренчә,төп сәбәпләрнең берсе – Русиядә терекөмешле градусниклар эшләүне туктату. Терекөмешнең кеше сәламәтлегенә зур зыян салуы барыбызга да билгеле.

Табиблар цифрлы термометрларны дөрес күрсәтми дип уйламагыз, алар белән тик дөрес кулланырга өйрәнергә генә кирәк, диләр.

Градусник тавыш биргәннән соң аны култык астында тагын да 1-2 минут чамасы тотарга кирәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев