Логотип Идель
Язмалар

ИРКӘ: «МИНЕМ ДӘ СЕЗГӘ КИРӘК БУЛЫП ЯШИСЕМ КИЛӘ!»

Җырчы Иркәнең Инстаграмын уку – үзе бер рәхәт. Бик матур фикерләр яза, язылучылары өчен күңелен ачып сала, ихлас тоела. Татарча клавиатура белән дә яза башласа, бөтенләй укуы «рәхәт-бәхет» булыр иде, ярый, камиллеккә чикләр юк инде… Менә әле берничә көн элек керткән бер постын монда да кертәбез, шәп яза бит? Әллә безгә генә шулай тоеламы?

Инстаграм

"Мин кемгәдер нидер исбатлау өчен яшәмим. Эшләгән эшем, ашаган ризыгым да кемгәдер күрсәтү өчен түгел. Инстаграмда да мин үземнең тамашачым өчен, иҗатымны яраткан тыңлаучыларым өчен утырам. Башка бер социаль челтәрләрдә аралашмыйм, утырмыйм. Мин һәр язылучыма бер генә тамчы файда, уңай эмоция бирергә булса да омтылам. Җырларым һәм башка иҗат буенча атлаган адымнарым бары сезнең өчен, мине хөрмәт иткән тамашачым… Сез булмасагыз, мин монда кермәс тә идем. Инстаграм аша акча эшләүнең ни икәнен дә белмим, беләсем дә килми. Бу минем аккаунт, башка беркемнеке дә түгел. Мине мактап торыгыз яисә лайк куегыз димим. Минем бары яхшы эмоциядә яшисем килә, сезнең белән бергәләп. Рәхмәт булуыгыз өчен, рәхмәт хөрмәтегез, яратуыгыз өчен. Һәрберегезгә меңләтә бәхет әйләнеп кайтсын. Сез миңа кирәк. Минем дә сезгә кирәк булып яшисем килә!"
 
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев