Казанда тизлекне арттырган 19 яшьлек автоледины тотканнар
Хәзер кызга өч беркетмә төзелгән, алар - ярты елга кадәр хокуктан мәхрүм итү, шулай ук унбер мең ярым сумлык штраф.
Полиция хезмәткәрләре чит ил машинасында тизлекне 80 чакрымга арттырган 19 яшьлек кызны тапкан. Бу хакта "Татар-информ" язды.
ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарын социаль челтәрләрдәге видеоролик җәлеп иткән. Анда 19 яшьлек кыз Казан үзәге буйлап 140 км/сәг тизлек белән чит ил машинасында йөрүе белән мактана.
Кадрларда автомобильнең Карл Маркс урамы ягыннан Ершов урамы буйлап тизлекне 80 км/с га арттырып баруы күренә.
Кыз полиция хезмәткәрләренә әлеге роликны тар даирәдәге затлар өчен генә төшергәнен әйткән.
Хәзер кызга өч беркетмә төзелгән, алар - ярты елга кадәр хокуктан мәхрүм итү, шулай ук унбер мең ярым сумлык штраф.
видео: социаль челтәрдән
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев