Логотип Идель
Язмалар

КОРОНАВИРУСТАН ҮЛГӘННӘР ХӨРМӘТЕНӘ МАТӘМ КӨНЕ ИГЪЛАН ИТЕЛӘ

5 июльдән Казахстан тулысынча карантин режимына күчерелә: регионара автобуслар йөрми башлый, чәчтарашханәләр, фитнес-үзәкләр, бассейн, аквапарк, кинотеатрлар ябыла, 3 кешедән дә артык төркемнәргә урамда йөрү тыела.

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев илдә коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны башлануын әйтте. Шушы зәхмәттән һәлак булучыларның якты истәлегенә 13 июльне илдә гомуммилли матәм көне дип игълан итте. 

Казахстанда коронавирусның расланган очраклары 51,06 меңгә җиткән. COVID-19 нәтиҗәсендә 264 кеше вафат булган. Тәүлек саен илдә меңнән артык яңа очрак табылып тора.

«Якыннарын югалткан һәркемнең кайгысын уртаклашам. Шуңа күрә 13 июльне гомумилли матәм көне дип игълан итәм», — диде Касым-Жомарт Токаев илдәге коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә телевидениедә чыгыш ясаганда.

5 июльдән Казахстан тулысынча карантин режимына күчерелә: регионара автобуслар йөрми башлый, чәчтарашханәләр, фитнес-үзәкләр, бассейн, аквапарк, кинотеатрлар ябыла, 3 кешедән дә артык төркемнәргә урамда йөрү тыела.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев