Логотип Идель
Язмалар

Күпердән өчәү сикерәләр, тик берсе ярга чыкмый…

Коткаручылар 25 яшьлек егетнең тәнен 10 метр тирәнлектән алып чыга. Ул ярдан 100 метр ераклыкка агып киткән була.

Коткаручылар 25 яшьлек егетнең тәнен 10 метр тирәнлектән алып чыга. Ул ярдан 100 метр ераклыкка агып киткән була.

Казанның Киров дамбасы күпереннән өч егет суга сикерә. Кызганычка, берсе батып үлә… Моны KazanFirst журналистларына Татарстан МЧС хезмәткәрләре хәбәр итә. Әлегә бу хәлнең ничек килеп чыкканы тикшерелә.

“Шәһри Казан” газетасы хәбәрчеләре әйтүенчә, узган атнада гына Татарстан сулыкларында 14 кеше батып үлгән. Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин сүзләренә караганда, эссе көннәр җитү белән кешеләрнең суга батып үлүләре зур проблемага әйләнде. Коронавирус белән бәйле вәзгыять шартларында чикләүләр кертелүгә дә карамастан, халык күлләргә-елгаларга агыла. Хәбибуллин сүзләренә, һәлак булган 14 кешенең яртысы диярлек тиешсез коену урыннарында су кергән. Моннан тыш, барлык һәлак булучыларның ике дистәдән артыгы исерек хәлдә була. Проблема аеруча Казанда (6 кеше үлгән), Нурлатта (4 кеше, шул исәптән 1 бала), Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Чаллы (3әр кеше), Чирмешән, Менделеевск районнарда ачык күренә. Тагын 13 районда сулыкларда берәр кеше батып үлгән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев