Логотип Идель
Язмалар

ҮЛЕМ ТУРЫНДАГЫ ШАҺӘДӘТНАМӘЛӘР - ЭЛЕКТРОН РӘВЕШТӘ?!

Эксперимент киләсе ел ахырына кадәр сузылачак, аннан соң аңа бәя бирәчәкләр.

Хәзерге вакытта медицина учрежденияләре үлем сәбәбен ачыклаганнан соң, үлем турындагы таныклык язалар һәм үлгән кешенең туганнары кулларына тапшыралар. Соңыннан туганнары әлеге документны паспорт белән бергә ЗАГСка алып килеп, үлем турындагы акт турында язма яздыралар. Аңа уникаль идентификацион номер билгелиләр һәм ул загс реестрына эләгә.

Россиядә эксперимент рәвешендә, үлем турындагы шаһәдәтнамәләрне электрон рәвештә рәсмиләштерәчәкләр, дип яза tatnews.tatar. Алар турындагы мәгълүмат исә махсус реестрга кертеләчәк.

Әлеге пилот проектны Сәламәтлек саклау министрлыгы Юстиция һәм Цифра министрлыклары белән берлектә эшләтеп карамакчы.

Яңалык коронавируска каршы көрәш координацион советы президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча уйлап табылган. Бердәм мәгълүмати реестрдан таныклыклар турындагы мәгълүмат бер үк вакытта электрон загслар һәм Росстат системаларына җибәреләчәк. Эксперимент киләсе ел ахырына кадәр сузылачак, аннан соң аңа бәя бирәчәкләр. Пилот проект башта Мәскәү өлкәсе, Дагстан һәм Башкорстанда эшләтеп җибәреләчәк. Соңрак аңа башка регионнар да кушылачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев