MEDIA BILER FORUM журналист, блогер, креатив яшьләрне җыйды!
21-25-нче июль көннәрендә Биләр җирлегендә IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – MEDIA BILER FORUM узды.
Менә инде IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – MEDIA BILER FORUMы да төгәлләнде. 21 июльдән 25енә кадәр дәвам иткән форум ничегрәк узды соң?
фото: "Сәләт"нең ВК төркеменнән
Форум барлык тиешле куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып оештырылды. Смена программасы кысаларында әйдәп баручы белгечләр белән уку-укыту сессияләре һәм очрашулар, остаханәләр һәм фикер алышу мәйданчыклары, гамәли һәм иҗади биремнәр каралган иде. Һәр катнашучы алган белемен һәм күнекмәләрен гамәлдә сынап карады.
Форумның спикерлары:
- Алинә Гыймалтдинова – Татарстанның топ-блогеры, шәхси бренд һәм блогосфера буенча спикер, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзасы.
- Ренат Садыков – «Казань Онлайн» пабликлар челтәрен булдыручы, журналист, Games.Mai.Ru/PC авторы.
- Евгения Малыгина – «Казанның беренче хатын-кызлар паблигы»на нигез салучы, «ПроГород» газетасының элекке баш мөхәррире.
- Артур Шәйдуллин – театр һәм кино артисты.
- Камилә Һадиева – SMM-белгеч, телефонга төшерү буенча онлайн курслар төзүче;
- Алмаз Нуруллин – фотограф, видеограф;
- Талия Төхфәтуллина – «ШАЯН ТВ» телеканалы корреспонденты һәм блогеры, копирайтер, SMM-менеджер.
Матбугат хезмәте
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев