Логотип Идель
Язмалар

«Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» акциясе старт алды

Акциядә мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре катнаша.

Татарстан Республикасында  В.Д. Поленов исемендәге Россия халык иҗаты йорты ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге белән берлектә «Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» акциясе старт алды.

«Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» Бөтенроссия акциясе – ул төрле яшьтәге мәктәп укучыларын илебезнең күпмилләтле традицион мәдәниятен өйрәнүгә һәм популярлаштыруга җәлеп итүгә юнәлдерелгән тикшеренү-агарту һәм иҗади чараларны үз эченә алган чаралар циклы. Акциядә мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре катнаша.

Акциягә старт агымдагы елның гыйнварында бирелде. «Этноперемена» иҗади юнәлеше кысаларында «Онлайн-колядкалар» акциясе узды. Анда барлык теләүчеләр социаль челтәрләрдә шушы йола вакытында төшерелгән видеолары белән бүлештеләр.

Акциянең иң якты юнәлешләренең берсе – "Фолкурок" хәрәкәте. Бу атналык акция мәктәп укучылары һәм аларның остазлары тарафыннан Татарстан Республикасы халыкларының матди булмаган мәдәни мирасына багышланган тематик онлайн-дәресләр, лекцияләр һәм вебинарлар үткәрүне күздә тота.

Интеллектуаль һәм актив уеннар төрле халыкларның гореф-гадәтләренең аерылгысыз өлеше булып тора. "Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте" акциясе кысаларында Instagramда @uen.fest аккаунтында «Уен Фест» традицион халык уеннары проектының «Үз гаиләң турында сөйлә» конкурсы старт алды.

Бөтенроссия акциясе кысаларында «Веб-экспедиция», «Язгы этноперемена» онлайн-акцияләре һәм башка чаралар үткәрү планлаштырылган.

Акция белән тулырак Поленов исемендәге Россия халык иҗаты йортының рәсми сайтында танышырга мөмкин: http://www.rusfolk.ru/projects/aktsiya
 
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев