Логотип Идель
Язмалар

Мурат Гайсин имеш-мимешләргә нокта куйды

Сез Мурат Гайсин һәм Дилә Нигъмәтуллина турында имеш-мимешләрне ишеткән идегезме? Баксаң, халык Мурат- Диләнең кызы Сәфинәнең әтисе, дип уйлаган икән. Ниһаять, Мурат бу сорауга ачыклык кертте.

Сез Мурат Гайсин һәм Дилә Нигъмәтуллина турында имеш-мимешләрне ишеткән идегезме? Баксаң, халык Мурат- Диләнең кызы Сәфинәнең әтисе, дип уйлаган икән. Ниһаять, Мурат бу сорауга ачыклык кертте. Бу хакта "Шәһри Казан" газетасы яза.

фото: Татар-информ

- Миңа "Дилә Нигъмәтуллинаның кызы сезнекеме әллә?" дип бик күп кеше яза һәм шалтырата башлады. Бу мәгълүматка бик аптырадым, чыганагын эзләргә керештем. Кешеләрдән сораша торгач, бер әйбер ачыкланды. Быел үземнең "10 ел Татарстанда" дигән сольный концертым алдыннан билет сатучы кассирыбыз тамашачылар сөйләшкәнен ишеткән. Минем афиша янында башка бер концерт афишасы һәм анда Дилә Нигъмәтуллина фотографиясе булган. Шунда бер тамашачы икенчесенә "Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Мурат Гайсинныкы бит, Инстаграмда фотографиясенә карагыз - аның копиясе бит ул!" дигән", - дип сөйләде Мурат.

Диләнең кызы берничек тә минеке була алмый, ди Мурат. Ул үзен Марат Мухин белән бутыйлар дип уйлый. Бу гайбәтне сөйләүдән туктауларын тели.

Мурат Гайсин - Дилә Нигъмәтуллина кызының әтисе? "Мин точно беләм, Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинә - Мурат Гайсинныкы ул!" - халык арасында әнә шундый сүз таралды. Дөреслеккә туры киләме? Муратның үзенә мөрәҗәгать иттек. Җырчы Мурат Гайсин тирәсендә коточкыч гайбәт сүзләр йөри башлады. Гайбәтнең дә ниндие - кеше ышанмаслыгы! Янәсе, җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинә - Муратның кызы икән. Мурат "ШК" аша бу акылга сыймаслык гайбәткә нокта куярга булды. - Миңа "Дилә Нигъмәтуллинаның кызы сезнекеме әллә?" дип бик күп кеше яза һәм шалтырата башлады. Дөрес булмаган бу мәгълүматка бик аптырадым, чыганагын эзләргә керештем. Кешеләрдән сораша торгач, бер әйбер ачыкланды. Быел үземнең "10 ел Татарстанда" дигән сольный концертым алдыннан билет сатучы кассирыбыз тамашачылар сөйләшкәнен ишеткән. Минем афиша янында башка бер концерт афишасы һәм анда Дилә Нигъмәтуллина фотографиясе булган. Шунда бер тамашачы икенчесенә "Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Мурат Гайсинныкы бит, Инстаграммда фотографиясенә карагыз - аның копиясе бит ул!" дигән", - дип сөйләде Мурат. Халыкка "чәйнәргә" сүз генә булсын. Моны ишетеп, башка тамашачылар да афишалар янына җыела башлаган. "Башкалар "юк, ул кыз Марат Мухинныкы бит" дигән. Теге хатын "мин точно беләм, Мурат Гайсинныкы ул" дип һаман үз сүзендә тора икән. Менә бит! Нәрсә генә ишетмәссең?! Бу гайбәт Диләгә дә килеп җитәр, шуңа күрә ачуланмасын, бу сүзнең каян килеп чыкканын сезгә сөйләдем", - ди җырчы. "Миңа язган һәм шалтыраткан һәркемгә рәсми рәвештә әйтәм: "Диләнең кызы берничек тә минеке була алмый. Диләне гомердә бер-ике тапкыр күргәнем бар, анысы да сәхнә артында. Минем аны кочаклаганым да юк. Бәлки, кешеләр Мурат Гайсин белән Марат Мухин исемнәре охшаш булганга бутыйдыр, әмма бу гайбәтне туктатсыннар иде", - дип белдерде Мурат.Мурат Гайсин - Дилә Нигъмәтуллина кызының әтисе? "Мин точно беләм, Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинә - Мурат Гайсинныкы ул!" - халык арасында әнә шундый сүз таралды. Дөреслеккә туры киләме? Муратның үзенә мөрәҗәгать иттек. Җырчы Мурат Гайсин тирәсендә коточкыч гайбәт сүзләр йөри башлады. Гайбәтнең дә ниндие - кеше ышанмаслыгы! Янәсе, җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинә - Муратның кызы икән. Мурат "ШК" аша бу акылга сыймаслык гайбәткә нокта куярга булды. - Миңа "Дилә Нигъмәтуллинаның кызы сезнекеме әллә?" дип бик күп кеше яза һәм шалтырата башлады. Дөрес булмаган бу мәгълүматка бик аптырадым, чыганагын эзләргә керештем. Кешеләрдән сораша торгач, бер әйбер ачыкланды. Быел үземнең "10 ел Татарстанда" дигән сольный концертым алдыннан билет сатучы кассирыбыз тамашачылар сөйләшкәнен ишеткән. Минем афиша янында башка бер концерт афишасы һәм анда Дилә Нигъмәтуллина фотографиясе булган. Шунда бер тамашачы икенчесенә "Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Мурат Гайсинныкы бит, Инстаграммда фотографиясенә карагыз - аның копиясе бит ул!" дигән", - дип сөйләде Мурат. Халыкка "чәйнәргә" сүз генә булсын. Моны ишетеп, башка тамашачылар да афишалар янына җыела башлаган. "Башкалар "юк, ул кыз Марат Мухинныкы бит" дигән. Теге хатын "мин точно беләм, Мурат Гайсинныкы ул" дип һаман үз сүзендә тора икән. Менә бит! Нәрсә генә ишетмәссең?! Бу гайбәт Диләгә дә килеп җитәр, шуңа күрә ачуланмасын, бу сүзнең каян килеп чыкканын сезгә сөйләдем", - ди җырчы. "Миңа язган һәм шалтыраткан һәркемгә рәсми рәвештә әйтәм: "Диләнең кызы берничек тә минеке була алмый. Диләне гомердә бер-ике тапкыр күргәнем бар, анысы да сәхнә артында. Минем аны кочаклаганым да юк. Бәлки, кешеләр Мурат Гайсин белән Марат Мухин исемнәре охшаш булганга бутыйдыр, әмма бу гайбәтне туктатсыннар иде", - дип белдерде Мурат. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29795
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев