Логотип Идель
Язмалар

"ОҖМАХ ТҮРЛӘРЕ ТЕЛИБЕЗ СИҢА ӘТИЕҢ БЕЛӘН..."

Лилия Сәлахетдинова (Тимергалиева) гаиләсендәге зур кайгы белән уртаклашты...

Лилия Сәлахетдинова (Тимергалиева) гаиләсендәге зур кайгы белән уртаклашты...

 

Әлеге фото һәм бәете белән ул үзенең Инстаграм битендә бүлеште. Сабырлык телибез гаиләсенә!

"Бисмилламны әйтеп башлыйм,
Улыбызның бәетен.
Өзелеп көткән балабызның,
Каршы алдык мәетен.
Әтисенэ бүләк диеп,
Бергә май аен көттек.
Туды нәни малаебыз,
Җиде аен җиткереп.
Ул туды сөенеч белән,
Дөньяны нурга күмеп.
Тик язмыштыр, өлгермәде,
Яшәр өчен җитлегеп.
Көрәште ул сынау белән,
Егерме көн гомерен.
Дога кылып гел телибез,
Иң түрен җәннәтләрнең.
Әй, Алла, Салаватыбыз
Бер гөнаһсыз, беләсең.
Авырлыкларсыз ит аның,
Җәннәткә керүләрен.
Бердәнбер сабыебыз бит,
Бигрәкләр аз яшәттең. 
Тәкъдир китапларын никләр,
Соң болай юка иттен!?
Иман белән, нурга торгән,
Аллабыз сөеп биргән.
Оҗмах түрләре телибез,
Сиңа әтиен белән!
Очрашырга язсын безгә,
Аерылмыйбыз өметтән.
Балаларны саклагыз Сез,
Булсыннар алар исән!"

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев