Логотип Идель
Язмалар

РАЯЗ ФАСИХОВНЫҢ ЗУР ХЫЯЛЫ ЧЫНГА АШКАН!

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасиховның авылга вертолетта очып кайтуы интернетта зур кызыксыну уятты.

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасиховның авылга вертолетта очып кайтуы интернетта зур кызыксыну уятты. 

Җырчы "Матбугат.ру"  болай дип сөйләгән:

 - Хыялым бар иде, вертолетта очып, арткы бакчага төшәргә. Күп тапкыр очканым булса да, моңа кадәр авылга кайтырга җай булмады. Менә бу юлы, шундый мөмкинлек килеп чыкты. Улым белән энекәшләрне дә йөртеп килдем әле. Без - авыл малайлары хыялый бит инде, кечкенәдән техникага кызыгып үстек - иске комбайн, тракторны очкыч итеп... Кеше бит очарга хыяллана, омтыла. Мин үзем ерак булмаган араларга очарга яратам. Бервакыт Австралияга Сабан туена барырга тәкъдим иттеләр. 15 сәгатьләп очарга кирәк, баш тарттым. Ә менә вертолетта җирдән 100 метр биеклектән очасың. Туган якның матурлыгын кош оча торган биеклектән күзәтү шулкадәр күңелле. Үзең уйнап үскән үзәннәр, ермак-калкулыклар - хәйран калырлык, вакыт үтә, алар шундый ук. Бергә уйнап үскән малайлар искә төшә. Кызганыч, кайберләре инде арабызда юк... Шушы матур дөньяның рәхәтен күреп яшәргә кирәк, дип, Аллага шөкер, исән-сау, йомшак төштем, дип уйлап куйдым, ди Раяз.

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасихов бу арада боралак белән йөрде. Вертолётны шулай диләр кайбер татарлар. Мамадыш якларын бер әйләнгәч, ул үзенең туган ягына Балтач районы Нөнәгәр авылына киткән. Вертолетның туган нигезенең бакча башына кунуы шактый күңелле. Берничә метр арада кәбестә, помидорлар үсеп утыра һәм шулар янына канатлы техника куна. "Үз авылыма вертолет белән кайтып, туган йорт артындагы печән җиренә төшергә күптән хыял бар иде - бүген чынга ашты! – дип яза Раяз, – Әле балалар белән энекәшләрне дә йөртеп килде пилот абый".Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасихов бу арада боралак белән йөрде. Вертолётны шулай диләр кайбер татарлар. Мамадыш якларын бер әйләнгәч, ул үзенең туган ягына Балтач районы Нөнәгәр авылына киткән. Вертолетның туган нигезенең бакча башына кунуы шактый күңелле. Берничә метр арада кәбестә, помидорлар үсеп утыра һәм шулар янына канатлы техника куна. "Үз авылыма вертолет белән кайтып, туган йорт артындагы печән җиренә төшергә күптән хыял бар иде - бүген чынга ашты! – дип яза Раяз, – Әле балалар белән энекәшләрне дә йөртеп килде пилот абый".
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rayaz-fasyykhov-avylyna-vertolet-beln-kaytkan
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев