Логотип Идель
Язмалар

Ташбака каны эчергәч, биш айлык бала үлгән

Белә идегезме, Доминиканада ташбака канын коронавирус инфекциясеннән профилактик максатларда кулланалар икән.

   Белә идегезме, Доминиканада ташбака канын коронавирус инфекциясеннән профилактик максатларда кулланалар икән.

pixabay.com

    Җирле матбугат чаралары хәбәр итүенчә, бу даруны Гаитидан шаман Вуду бер гаиләгә эчәргә киңәш иткән. Ата-аналар ташбака канын үзләре дә эчкән,  балалары – 7 яшьлек һәм 5 айлык кызларына да эчергән. Үзләрен начар хис итә башлагач, гаиләдәгеләрнең барысын да дәваханәгә илтәләр. Нәтиҗәдә - биш айлык балалары үлә.  

   Иң гаҗәпләндергәне - 2012 елда шул ук гаиләдән 4  бала шаман Вуду дәвалавыннан соң үлгән булган инде. Ул чакта Вуду гаиләне балалары серле авырудан җәфа чигә дип ышандырган.

"Өмет" газетасы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев