Логотип Идель
Язмалар

ТАТАР ҖӘМГЫЯТЕ РӘИСЕ ВАФАТ...

9 июль көнне Адыгея Республикасының «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Аләм Шаһи улы Ильясов вафат булды.

9 июль көнне Адыгея Республикасының «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Аләм Шаһи улы Ильясов вафат булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аләм Шаһи улы Адыгеяның атказанган табибы, озак еллар Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Майкоп шәһәре халык депутатлары Советы депутаты иде. Ул чын мәгънәсендә Адыгея республикасында яшәүче милләттәшләребезнең юлбашчысы булды.

Бөтендөнья татар конгрессы Аләм Ильясов вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту, диелә бу хәбәрдә.

Фото: tatar-congress.org

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев