Логотип Идель
Язмалар

ТАТАРСТАННЫҢ БАШ САНИТАР ТАБИБЫ УРЫНБАСАРЫ: "ПЛЯЖЛАРГА БАРУ ТЫЕЛМАГАН, ӘММА..."

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Жаворонков Владимир һәм Татарстанның баш санитар табибы урынбасары Авдонина Любовь республикабыздагы санитар-эпидемиологик вәзгыять турында сөйләделәр.

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Жаворонков Владимир һәм Татарстанның баш санитар табибы урынбасары Авдонина Любовь республикабыздагы санитар-эпидемиологик вәзгыять турында сөйләделәр.

«Эпидемия башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр яңа коронавирус инфекциясенең барлыгы 5061 очрагы ачыкланды. Узган тәүлектә 32 очрак теркәлде», — дип искәртте Любовь Генадий кызы.

Читтән кертелгән очраклар – 5%, саннарда бу 259 очрак, чит илдән кергәннәре – 61 һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 198 очрак.

Якыннары белән аралашудан 2771 кеше авыраган, процентларда бу - 54,8%. Кайдан йоктырганнары билгеле булмаган 2031 очрак бар.

Инфекциянең таралыш коэффиценты 0,9% тәшкил итә. Ә республика чикләүләрне бетерүнең өченче дулкынына күчсе өчен бу күрсәткечләр 0,5%ка кадәр кимергә тиеш.

Бүгенге көндә 1212 кеше хастаханәдәге табиблар күзәтүендә кала бирә.

Авыраучылар арасында 50% - эшчеләр, 24% - пенсионерлар, 18 яшькәчә балалар 5,5%, 18 яшьтән өлкәнрәкләр 16,5%.

Хастаханәдә ятмаучылар – 28%, симптомнарсыз очрак – 33%, калганнары хастаханәдә дәвалана.

Россия Федерациясендәге авыраучылар саны буенча без 79 урында торабыз. Идел федераль округа буенча - 13нче урында.

Шулай ук әлеге матбугат конференциясендә коену урыннары турында да сорау бирелде.

- Пляжларга бару тыелмаган, - диде Авдонина, - Әмма барлык су объектларының да санитар-эпидемиологик бәяләмәсе булырга тиеш. Бу документны РТ буенча Роспотребнадзор бирә. Андый документ әлегә беркемдә дә юк. Бүгенге көндә безгә бары тик бер генә гариза килде. Ул да булса, Түбән Камадагы Кызыл Чишмә авылы янындагы Кама елгасының әлеге таләпләргә туры килү-килмәве буенча. Бу гариза әлегә тикшерелә. Ләкин бернинди нәтиҗә әлегә чыгарылмады. Без инде майдан бирле су объектларын төрле инфекцияләр булуына тикшерәбез. Халык коена торган 226 судан проба алынды. Бүгенге көндә санитар-химик күрсәткечләр буенча безнең тикшерүне 21% уза алмады, ә микробиология буенча – 6%. Казанның Тирән күл (озеро Глубокое), Аккош күле (озеро Лебяжье) бу тикшеренүләрне шулай ук уза алмады. Мондый шартларда, билгеле, санитар-эпидемиологик бәяләмә берничек тә бирелә алмый. Без татарстанлыларны чиста булмаган сулыкларда коенмаска дип кисәтәбез. Коронавирустан тыш, эчәк инфекциясе барлыгын да онытмасагыз иде. Әйе, коронавирус су аша йокмый, ләкин эчәк инфекцияләрен йоктыру очраклары бик күп.

Шулай ук конференциядә җәйге верандалар эшчәнлеге һәм чит илдән кайтучыларның үзизоляция режимын узудагы үзгәрешләре турында да сөйләштек.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев