Логотип Идель
Язмалар

Театр сәнгатендә милли кадрлар җитми

Проектның максаты - балалар һәм яшьләр арасында театр сәнгатен пропагандалау һәм популярлаштыру.

22 марттан 26 мартка кадәр Казан дәүләт мәдәният институтында "Театр атналыгы" проекты узачак. Проектның максаты - балалар һәм яшьләр арасында театр сәнгатен пропагандалау һәм популярлаштыру. 27 мартта үткәреләчәк чара Халыкара театр көненә багышланган.

Проект кысаларында 24 март көнне «Театр сәнгатенең традицияләре һәм заманча тенденцияләре» темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлгә чакырылган кунаклар һәм катнашучылар театр сәнгатендә булган проблемалар һәм аларны чишү юллары турында фикер алышты. Сөйләшү барышында мәдәният институтына кадрлар җитмәү, абитуриентларның театр сәнгатенә тартылуы һәм театр сәнгатендә тәнкыйтьчеләр булмавы турында сүз барды.

Нәтиҗәдә Мәдәният институтын тәмамлаган студентлар арасында язу эшләре буенча конкурслар уздырырга; аларга эш урыннары булдыру өстендә эшләргә; яшь театр тәнкыйтьчеләре өчен мастер-класслар, лекцияләр уздырырга; аларны кадр буларак әзерләү эшләре алып барырга кирәк, дигән фикерләр яңгырады. Шулай ук мәдәният институтында студентларны татар һәм рус бүлегендә укытырга кирәк дигән фикерләр дә булды. Бүгенгесе көндә студентлар катнаш укый. Шулай итеп милли кадрларга кытлык бара. Театр сәнгатендә проблемалар җитәрлек. Һәм аларны чишү өчен әлеге түгәрәк өстәлдә зур максатлар куелды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев