ТРОЛЛЕЙБУСТА ЫЗГЫШ: "Суламагыз, чирне йоктырмагыз!!
Суламагыз, чирне йоктырмагыз!
Социаль челтәрдә троллейбуста бер кызның битлек киюдән баш тартканы, өстәвенә кондуктор һәм пассажирлар белән сүзләшкән видеосы таралды.
- Битлек кию шул хәтле кыен микәнни? Болай сакланмау тирә-яктагылар өчен куркыныч бит, - дип язган ролик авторы.
Шулчак троллейбуста дискуссия башланган. Пассажирлар, шул исәптән кондуктор әлеге кызны троллейбустан чыгарып җибәрергә дә әзер булганнар.
Пассажир: Үзеңне башкалардан югары куйма!
Кыз: Мин үзем югары куймыйм.
Пассажир: Бу кызны чыгарып җибәрегез әле, троллейбусны туктатыгыз!
Кыз: Мин сау-сәламәт булган килеш, миннән сезгә чир ничек йога ала?
Пассажир: Синең сәламәт булуыңны без кайдан белик?
Нәтиҗәдә бер ханым кызга бик кырыс кына җавап биргән:
Суламагыз, чирне йоктырмагыз!
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коронавирусның 44 яңа очрагы теркәлгән.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев