Логотип Идель
Язмалар

УКЫРГА КАЯ БАРЫРГА - бездән киңәш

Барлык имтиханнар тапшырылган, нәтиҗәләре билгеле, аттестат кулда - хәзер инде урта мәктәпне тәмамлаучы укучылар алдында бары бер генә сорау тора - укырга кая барырга?

    Барлык имтиханнар тапшырылган, нәтиҗәләре билгеле, аттестат кулда - хәзер инде урта мәктәпне тәмамлаучы укучылар алдында бары бер генә сорау тора - "Укырга кая барырга?"

   Быелгы уку процессында коронавирус аркасында күп кенә үзгәрешләр булды. Мәсәлән, укучылар уку елын онлайн бетерде, 9 сыйныф укучылары ОГЭ бирмәделәр, ә 11 сыйныфлар исә бары тик рус теле һәм үзләре сайлаган фәннәрдән генә имтихан тапшырды. Шул исәптән уку йортларына документ бирү кагыйдәләре дә үзгәрде. Бу турыда чыгарылыш укучылары нәрсә уйлый? Алар кайсы уку йортларына документларын бирергә җыена? Шушы һәм башка сораулар турында үзләреннән сораштык.

Алия Сәлахетдинова 11 сыйныфны тәмамлады:

- Мәктәптә соңгы елымны укуыма карамастан, миңа дистанцион форматта уку бик ошады. Миңа калса, моның сәбәбе буш вакытның күбрәк калуындадыр.

Имтиханга әзерләнергә дә, шулай ук үз эшләрем белән шөгыльләнергә дә вакыт куп булды. Имтиханга әзерләнүгә килсәк, авыр булды дип әйтмәс идем, чөнки укытучылар белән гел элемтә дә тордык, алар биргән биремнәрне вакытында үтәп бардым. Ялкаулык баскан очраклар да булды, ләкин имтиханны яхшы бирү теләге үз өстемдә эшләргә мәҗбүр итте. Мин укырга керү өчен документларымны Россия Федерациясе Эшке эшләр министрлыгы Казан юридик институтына бирдем. Шул сәбәпле рус теле, тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән БДИ тапшырдым. Аннан тыш институтта эчке имтиханнар да бар – ул физик нормативлар бирү, рус теленнән диктант язу һәм җәмгыять белеменнән тест эшләү.

Күп кеше әлеге институтка керүе авыр ди, ә мин исә аларга “Кайда җиңел?” дип кенә җавап кайтарам.

Мәрьям Нуриманова 9 сыйныфны тәмамлады:

- Мин уку елы башында ук 9 сыйныфтан китәм дигән фикергә килгән идем. БДИ бирүдән куркып түгел, минем тизрәк һөнәр сайлыйсым килә. "Кая керим икән?" - дигән сорау тугач, мин дә башкалар кебек үк югалып калдым. Ошаган уку җирләре берничә иде. Ләкин соңыннан КАИга керү теләге җиңеп чыкты. Шуңа күрә аттестат алгач та, документларымны әлеге уку йортына тапшырдым. Дистанцион укырга күчәбез дигәч кәефем төште, дөресен генә әйткәндә, соңгы елымны дусларым белән укыйсы килгән иде. Безнең соңгы кыңгырау да онлайн гына үтте бит әле. Бик күңелсез булды. Класстан күбебез китә, шуңа күрә бергә күрешеп укытучыларга, мәктәпкә рәхмәт әйтәсе килгән иде.

Баштан ук имтиханнарны бирә алмыйм дип курыкмадым, чөнки укытучылар онлайн булса да бөтен кирәкле мәгълүматны биреп бардылар.

Ринат Вәлиуллин 11 сыйныфны тәмамлады:

- 11 нче сыйныфка каласым килеп калмадым, 9 дан китәргә һәм күңелемә ошаган уку йорты таба алмаганга гына калдым. Имтиханнарга җәмгыять белеме,  профиль математика һәм рус теле фәннәрен сайлаган идем.  Мин кечерәк чакта гел хыяллана идем: “Менә дәресләр башланырга 5-10 минут кына йокыдан уянасы иде дә, тиз генә мәктәпкә такси белән барып җитәсе”, - дип. Хыял чынга ашты бит! Таксига да акча әрәм итәсе юк. Укытучылар да артык бәйләнмәде, өй эшләрен дә күп бирмәделәр. Иң мөһиме имтиханнарыгызга гына әзерләнегез дип кабатлап тордылар. Укытучылар белән ватцап аркылы гел элемтә дә тордык. Алар кушкан эшләрне эшләп бардык. Экзаменнар җиткәч барыбер дә шүрләтте инде.

Аннан соң Санкт-Петербург шәһәренә (кайсы уку йорты икәнен әйтергә теләмәде) укырга керергә документларымны бирдем. Мин биргән уку йортында мөмкинлекләр күбрәк дигән фикергә килдем.

Алисә Маликова 9 сыйныфны тәмамлады:

- Төннәр буе экзамен сорауларына әзерләнеп утырган кешеләрне аңламыйм, әз-әзләп күзләргә, аркага зыян салмыйча гына әзерләнергә кирәк. Имтиханнарны бетергәч, әлбәттә, шатландым. Өстемнән зур җаваплылык төште. Ләкин әзерләнергә сарыф ителгән вакытым кызганыч. Документларны Казан медицина көллиятенә тапшырдым.

  Россиянең Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте (Роструд) сайтында бүгенге һәм киләчәктә ил өчен иң кирәкле һөнәрләр исемлеге урнаштырылган. Бу исемлек шактый зур һәм ул һәр өлкәне колачлый. Шулар арасыннан колакта иң күп яңгыраган һәм Татарстанның техникум, көллиятләрендә үзләштерә алырдай 10 һөнәр сайладык:

·        автомеханик,

·        программист,

·        мәгълүматлар базасы администраторы,

·        графика дизайнеры,

·        косметолог,

·        химик анализлар лаборанты,

·        декоратив эшләр остасы,

·        робототехник,

·        укытучы,

·        фельдшер.

Татарстанда аерым белгечлекләргә басым ясамыйча гына эшче һөнәрләр күпләп кирәкле өлкәләрне билгеләгәннәр: машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, җир өсте транспорты техникасы һәм технологияләре, төзелеш, икътисад һәм идарә, энергетика, педагогика фәннәре, азык-төлек һәм көндәлек кирәк-ярак товарлары технологиясе, нефть чыгару һәм нефть химиясе. Димәк, шушы юнәлеш буенча һөнәр сайлаган укучы киләчәктә эш урыны таба алачак дигән сүз.

Татарстанда көллиятләрнең һәм техникумнарның саны 96 җитә, шуларның 88е — дәүләтнеке. Казанда гына да 24 һөнәри урта белем оешмасы бар. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев