Логотип Идель
Язмалар

Винарис Илъегетнең әнисе вафат...

Винарис Илъегетнең әнисе вафат булган.

   "Ул китте... Минем бәгърем, алтыным, кадерлем. Сызылып таң атканда, табигать уянганда, тормышым кояшы сүнде... Әнием, җаным минем, ничекләр яшим мин синсез, кояшсыз?..."

Җырчы Винарис Илъегет инстаграмда кайгылы хәбәр белән уртаклашты. Озак авырудан соң җырчының әнисе вафат булган.

"Ул китте.... Минем бәгърем, алтыным, кадерлем. Сызылып таң атканда, табигать уянганда, тормышым кояшы сүнде... Әнием, жаным минем, ничекләр яшим мин синсез, кояшсыз? Син безнең иң кадерле кешебез, Изге Махира! Дусларың, якыннарың сине нәкъ шулай атый иде! Бу, чыннан да, шулай! Син чын мәгънәсендә изге идең. Балаларың өчен дә, дуслар-туганнарың өчен дә! Син безнең күңелдә мәңге исән! Соңгы сулышыма кадәр минем йөрәгем сине сагынып тибәчәк! Урының җәннәт түрендә булсын бәгърем! Рәнҗеп китмә. Тыныч йокла. Туган авылың туфрагында. Хушлашу, иртәгә 2 июнь сәгать 10 да Кояново авылында булачак, ( Пермь өлкәсе) Советская урамы, 195", - дип язган ул. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев