Логотип Идель
Саннар

№12 декабрь 2022

06 декабря 2022 №12 декабрь 2022

2022 елның соңгы саны "табадан төште".

2022 елның декабрь саны "табадан төште". Тышлыкта - бәхетле балалар шәһәре төзүчеләр. "Бала-сити" мәгариф үзәгенә - 10 яшь.Шушы зур гаиләнең "әнисе", ТР Дәүләт Советы депутаты Альбина Насыйрова "Бала-Сити"ның уңыш серләре белән уртаклашты. 

Елны йомгаклый торган сан булгач, билгеле бер нәтиҗәләр дә ясалырга тиеш, билгеле. Ел әйләнәсендә "Идел" журналы тарафыннан гамәлгә ашырылган проектлар турында декабрь санында сөйлибез.  Талантлы яшьләрне - мәшһүр җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловаларны алмаштырырдай егет һәм кызларны күрсәткән "Яңа дулкын", спортның төрле юнәлешләре белән таныштырган, сәламәт тормыш яшәү рәвешенең өстенлекләрен күрсәткән "Тайм-аут", журналистлар гаиләсе Мөршидә һәм Илдар Кыямовларның "лайфхак"ларын туплаган "Кыямовлар кыздыра", фәнне аңлаешлы итеп, саф татар телендә "сөйләгән" "Фән-фәсмәтән" - болар журналыбыз коллективы тырышлыгының бер өлеше генә.

Шулай ук бу санда без, гадәттәгечә, төрле иҗат өлкәвендә үзен тапкан яшьләр, остазлар белән таныштырабыз. Ә әдәбият сөючеләргә рәхәтләнеп укырга проза һәм поэзия әсәрләре тәкъдим ителә.