«Идел» журналы Татарстан Республикасында Экология һәм җәмгыяви киңлекләр елы уңаеннан «Идел бит ул, киң бит ул» дип аталган әдәби конкурс игълан итә. Конкурс 14-45 яшьтәге Татарстан Республикасы һәм Русия Федерациясе авторлары арасында үткәрелә.
Һәр катнашучы поззия, проза, публицистика номинацияләренә берәр хезмәт тәкъдим итә ала.
Конкурс 3 этаптан тора:
- 1 марттан 30 апрельгә кадәр гаризаларны idel-tat.ru сайтында кабул итү;
- 1-15 майда жюри әгъзалары тарафыннан килгән эшләргә бәя бирү;
- 25 майда җиңүчеләрне бүләкләү.
2017 елның икенче яртыеллыгына «Идел» журналына язылу квитанциясе булу – төп шартларның берсе.
«Идел» журналына язылу: https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F2363