Гөлүсә Закирова автор яңалыклары
-
31 мая 2023 - 09:56
Исә төньяк җилләре
Санкт-Петербургка сәяхәт турында шактый язмалар урын алды инде «Идел» журналында. Яшьләр язганнары аеруча истә калган. Ачылмалы күперләр, Нева елгасы, «Аврора» крейсеры, патша сарайлары, каршеринг машинасында төнге сәяхәтләр, «Питер, мин сине бер күрүдә яраттым!» шигаре... -
12 апреля 2023 - 11:36
«Адәмнәр» өчен хет бүген Тукай премиясе бирерлек!
Курчак театрында «Адәмнәр»не карап кайттык әле. Галимҗан Ибраһимовның мәгълүм әсәрен. 21 елгы ачлыкта халык кичергән хәлләрнең кыйпылчыгын йөрәк аша үткәрдек. -
13 января 2023 - 16:46
КАЙТУ
Балык Бистәсе районы Балтач авылында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның музей-салоны ачылды. -
12 декабря 2022 - 11:22
Лаеш «шулпасы»
Һәр төбәкнең үзгә бер рухы була. Җырында да чагыла ул, ризыкларында да, яшәү рәвешләрендә дә, тирә-юнендә дә. Сәяхәткә чыгып керсәң, күңел сихәтләнә, рухи баеп, бер кочак тәэсоратлар белән кайтасың. -
29 июня 2022 - 14:13
Татарлав
Җитте, булды! Башка Айгөл исемен дә белмим, төсен дә хәтерләмим. Бүгеннән бар да бетте. Матур хатирәләрне күңел тәрәзәсеннән – delete! -
30 апреля 2022 - 10:56
Авылга, Балтачка!
Үзебезнең Татарстандагы ял итәрлек урыннарны барлауны дәвам итәбез. Бүгенге сәфәребез – Балтач районына. -
14 марта 2022 - 11:37
Ял итәргә... авылга!
Авылның җәлеп итә торган яклары шактый инде аның. «Көрәктән, сәнәктән качтым, авылның кирәге юк!» – дисәләр дә, мичтә пешкән камыр ашы, мунча сүзен ишеткәч, баш мие шәрифләренә ял сүзе тарала... -
19 января 2022 - 16:05
Заһид Мәхмүди: «Үземне көтүче дип уйлыйм»
Бүген язучы, нашир, кино төшерүче Заһид Мәхмүдине искә алабыз. Рухы шат булсын! -
1 января 2022 - 09:27
Яңа елны яхшы хәбәрләрдән генә башлыйк әле...
Яңа елны яхшы хәбәрләрдән генә башлыйк әле. Инде декабрь азагында яңа санны эшләп, зур өметләр белән каршы алабыз без аны. Берничәсен санап китикме? -
11 августа 2021 - 10:18
ГҮЗӘЛ СӘГЫЙТОВА: «Казанны татар телле шәһәр итеп күрергә телим»
Гүзәл Сәгыйтова белән күптәннән таныш. Әле зәңгәр экраннардан «Мәдәният дөньясы» тапшыруын алып барган чагыннан ук. Татарчасы камил, үзе мөлаем, нәрсәгә генә тотынса да, ерып чыга – максатчанлыгы, үҗәтлеге дә бар. Яшьләр даирәсендә дә үз кеше – «Калеб» проекты авторы буларак, күп кенә иҗатчыларны барлауда, дөньяга чыгаруда, бер йодрыкка туплауда зур эшләр башкарган тынгысыз җан. -
6 января 2021 - 10:24
"Иҗат кешеләре һәрвакытта да дөньяны үзгәртергә тели"
Халык шагыйре Разил Вәлиевкә берничә сорау -
26 октября 2020 - 12:00
НАЛАСАДАН! АРЧА ЯГЫННАН!
Арча районы Наласа авылы егете Рамил Мөхетдинов белән без күптәннән таныш. Район мәдәният идарәсен җитәкләгән, аннан район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булган вакытларында уртак проектлар тормышка ашырдык. Җәяүләп Тукай юлын үттек. Эшсөяр кешеләрен барладык, гөслә уйнаучы апалары белән дә таныштык. -
10 августа 2020 - 09:39
МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ: «БАТЫРЛЫК КЫЛСАК ТА, БЕЗНЕҢ МИЛЛӘТКӘ ЯЗЫЛМЫЙ УЛ...»
Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиевнең фотокүргәзмәләр оештырып, рәссамнарга гына хас күзаллау, тоемлавы белән укучыларын шаккатыруын белә идек инде. Моңарчы без фәкыйрьләренә бөекләр биеклегеннән генә карый, дип уйлаган язучыбыз («бөегем» сүзен ул яратып әйтә) «Идел» журналына да хәерхаһлы булып чыкты. Файдалы киңәшләрен дә бирә. Ә бүген аның үз күңелен ачарга тырыштык. -
4 августа 2020 - 09:59
КӨРӘШЧЕЛӘР ЗАТЫННАН
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның туган көне алдыннан, телефон саннарын җыйдым. «Минем турында бик күп яздылар инде, нәрсә генә язарсың икән», – диде ул. Үзе елмая. Күзләрендә, булдырырсыңмы, дигән сынаулы караш та сизәм. Тырышабыз аны, Равил абый! -
3 июня 2020 - 08:30
Шүрәлеле юл биштәре
Соңгы арадагы үзиляция тормыш кануннарына шактый үзгәрешләр кертте. Соңгы кыңгырау чыңлауга балалар автобусларга төялеп Тукай туган урыннарга экскурсиягә агыла иде. Табигый матурлыгын саклаган искиткеч гүзәл урыннар! Әйдәгез, бүген безнең белән онлайн экскурсиягә! Кушлавычка, Кырлайга... Шагыйрь рухын әлегә шулай тоемлыйбыз!