Кара Кәрим автор яңалыклары
-
3 апреля 2019 - 15:43
Юраган юш килә (2 өлеш)
Белмәгән-күрмәгән җирләргә батырланып ялгыз башы чыгып китә алмас иде Халидә. Ике өй аша торган эшкуар Вәлид алып барырга вәгъдә итте. Үз эшләре белән еш йөри иде күршесе башкала тарафларына. Рәхмәт, сүзен екмады Халидәнең, «пажалыста» дип кенә торды. Хәер, күршеләренә файдасы тиеп тора иде Халидәнең дә. Яшьләр бит бер урында һич чыдап утырып тора алмыйлар, әле концерт кирәк имеш аларга, әле парлап базарны барып күрәселәре килә. -
26 марта 2019 - 11:01
Юраган юш килә
Башкортстан белән чиктәш булган ерак Актаныш районының бер төпкел авылында яшәп яткан Халидә апа башкала күреп кайтырга җыенды. Моңа кадәр Казанда бер тапкыр да булганы юк иде аның. Туган республикасыннан ул төбәк кешеләре ешрак башкорт җирләрендә булалар. Ник дигәндә, күпкә якынрак теге якның тауарга бай шәһәрләре дә, тимер юллары да, хастаханәләре дә. Күрше милләт белән Халидә апаларның авылын бер күпер генә урталай бүлеп тора иде. Шул күпер аша чыгып, шәп-шәп атласаң, биш минуттан башкорт авылына барып керәсең.