Логотип Идель
Блоглар

«Алтын каләм» фестивале яшьләргә нәрсә бирә?

Исегезгә төшерәбез, «Алтын каләм» - «Золотое перо» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә гаризалар кабул ителә.

Әгәр син татар телендә мәкаләләр язасың, журналистика белән кызыксынасың һәм гомумән татар матбугатына өлеш кертергә телисең икән - конкурста катнаш

Быел конкурс ике номинациядә үтә:
- индивидуаль номинациядә гомуми белем бирү мәктәп укучылары, өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучылары катнаша;

- коллектив номинациясендә яшьләр сәясәтен, белем бирү оешмалары эшчәнлеген яктыртучы студентлар медиаберләшмәсе катнаша.

Индивидуаль номинациядә катнашу өчен сылтама аша теркәлергә;
- ВК-битеңдә «Мин һәм Россия»темасына дәвамлылыгы 1 минуттан артмаган видео төшереп урнаштырырга;
- портфолио һәм видеога сылтаманы zolotoepero2024@yandex.ru почтасына «Фамилия Исем_юнәлеш»не күрсәтеп җибәрергә кирәк.

Коллектив номинациясендә катнашу өчен ул ук сылтама аша теркәлергә һәм портфолио, хатны (рекомендательное письмо)zolotoepero2024@yandex.ru почтасына «Фамилия Исем_юнәлеш» язып җибәрергә кирәк. 

«Алтын каләм» мине журналистикага алып килде

«Алтын каләм» фестивалендә кемдер яңа тәҗрибәләр, белемнәр өчен катнашса, ә башка берәүләр өчен ул яңа танышлар, дуслар бирә. Кыскасы, һәркем аннан үзе белән файда алып кайта. Мәсәлән, 2016 елда Гран-при иясе булган Илгиз Шәкүров әлеге фестивальдә күп нәрсәгә өйрәндем, ди. Ул анда 5 (!)  тапкыр катнаша һәм нәтиҗәдә зур җиңүгә ирешә. Хәзерге көндә Илгиз журналист, телевидение алып баручысы булып эшли. «Алтын каләм»не ул ничек искә ала соң? - Бу хакта үзе белән сөйләштек.

- Мин фестивалдә гомумән алганда 5 тапкыр катнаштым. Минемчә, бу бик зур сан. Әлеге конкурста катнашкан танышлар, дуслар белән сөйләшәбез – 5 ел катнашкан кешеләр сирәк. «Алтын каләм»дә 7 класста (2012 елда) укыганда катнаша башладым. Ул көтеп ала торган чара иде: җәй башында уку тәмамлангач  «Алтын каләм»гә бару ниндидер традициягә әйләнде. Фестивальгә эләгү өчен син ел дәвамында язарга, нәрсәдер төшерергә, шундый журналистик материаллар әзерләргә тиеш.

Беренче елны катнашканда, мин бернәрсә дә җиңмәдем. Әйтик, өйрәндем генә. «Нәрсә эшлиләр монда? Кемнәр җыелган» дип аптырап йөрисең дә, 5 көн узганын сизми каласың. Шулай итеп, ул елны яңа дуслар, тәҗрибә белән кайтып киттем. Икенче елны, ялгышмасам, ниндидер номинация булды. Өченче елны – 3 урын, дүртенче елны – 1 һәм соңгы елны (2016 ел) Гран-Прига лаек булдым. 

- «Алтын каләм» сиңа нәрсә бирде?

 - Әзме-күпме каләм тибрәткән кешеләр конкурсларда күп катнашалар. Ләкин «Алтын каләм», барысы белән чагыштырганда, аерым урын алып тора. Беренчедән, «Алтын каләм» мине максатларыма ирешергә, икенчедән, үз-үземә ышанырга өйрәткән конкурс ул. Өченчедән, әлбәттә, ул тәҗрибә. Син 5 көн дәвамында шул мохиттә яшәргә өйрәнәсең – яшүсмер вакытыңда ук чын журналист булып яшәп карыйсың. Дүртенчедән, фестиваль миңа дуслар, якын кешеләр бирде. Монда килгәндә уйланып килдем: танышларымның күпчелеге – барысы да «Алтын каләм»нән. 

- Журналист эшчәнлегеңдә «Алтын каләм» ярдәме сизеләме?

- Матур бер хатирә булудан тыш, «Алтын каләм» хәзер дә күңелне җылытып тора.  Анда катнашканнарның күбесе журналистика белән шөгыльләнә. Әйе, журналистика өлкәсендә эшләмәүчеләр дә бар. Ләкин эш вакытында ниндидер йомыш төшеп, кешеләргә мөрәҗәгать итәсең – аларның күпчелеге «Алтын каләм»нән булып чыга. Бу беренчедән, шундый яхшы иптәшләр табу булса, икенче яктан, тәҗрибә туплау. Син анда өйрәнгән белемнәреңне хәзер дә кулланасың. Университетка укырга кергәндә үк журналистиканың кайбер кагыйдәләрен белеп киләсең. Шуңа күрә«Алтын каләм» булыша, гомер буе синең белән янәшә йөри. Тагын бер факторны әйтергә кирәк, ул – остазлар. Анда танылган журналистлар килә, безнең белән эшлиләр иде. Алар белән аралашу бик зур тәҗрибә бирә иде, хәзер дә күрешкәч, фестиваль безне бәйләп торучы җылы бер җеп булуын аңлыйбыз. 

«Алтын каләм»мине журналистикага алып килгән фестиваль. Журналист булырга хыялланучыларга мин әлеге конкурста катнашырга киңәш итәм! Ишеткәнемчә, быел фестивальнең форматлары да үзгәргән. Димәк, мөмкинлекләр тагын да арткан дигән сүз. Шуңа күрә катнашыгыз! 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев