Логотип Идель
Блоглар

БАСЫМ КАЙСЫ ИҖЕКТӘ?

Географик территория исеме белән шул территориядә урнашкан дәүләтнең исеме тәңгәл килергә мөмкин. Ләкин аларның шул тәңгәл килгән исемнәре төрлечә языла. «Чуваш» сүзен «чуаш» дип язу бар, тик рәсми чыганакларда аның бер генә язылышы теркәлгән. Бу санда шулар турында һәм тагын синонимнар, басымнар турында да сүз булыр.

УТРАУЛАР ҺӘМ ДӘҮЛӘТЛӘР

Игътибар үзәгенә алмаслык вак мәсьәләләр күп инде алар. Шулай да орфографиядә иң вак нәрсә дә юкка гына уйлап табылмаган. Менә , мәсәлән, бер яки берничә утрауда урнашкан дәүләтләр бар. Аларны башкача утрау дәүләтләре дип йөртәләр, хәтта утрау-дәүләт дию дә дөрес буладыр. Еш кына мондый үзе утрау, үзе дәүләтләрнең исемнәре тәңгәл килә: Сейше́ль утраулары, Марша́лл утраулары, Баһа́м утраулары, Комо́р утраулары һ. б.

Әмма боларны язуда чагылдырганда кечкенә үзенчәлек бар. Әгәр дә мәгәр сүз географик объект турында барса, утрау сүзе һәрвакыт югарыдагы кебек юл хәрефеннән языла. Әгәр дә сүз дәүләт, аның гражданнары һәм шуның ишеләр турында барса, утрау сүзе дә , беренче сүз дә баш хәрефтән язылырга тиеш: Соломон Утраулары (тарихы), Баһам Утраулары (гражданы), Сейшель Утраулары (административ бүленеше) һ. б.

Темадан чигенеп, транслитерация мәсьәләсенә дә дикъкать итәсем килә: Соломон утраулары белән Комор утрауларын Шәрыкның кайбер телләрендә безгә бик таныш сүзләре белән Сөләйман утраулары, Камәр утраулары дип бирәләр. Бездә исә бу утрау-шәһәрләрнең исемнәрен алай язу кабул ителмәгән.

БАРЫСЫ // БАРСЫ

Телебездә язылыш белән әйтелеш арасында аерма шактый зур. Моның сәбәпләре бик тирән. Иң калкып торганнары исә икәү: 1) гамәлдәге алфавитыбыз һәм язу системабыз бик яшь (аңа әле 100 ел да юк); 2) шул язу системасының грамматикасын тиешле дәрәҗәдә белү җитенкерәми, ягъни грамота дәрәҗәсе түбән. Тагын бер тапкыр кисәтеп үтәм: язу ул – телдән сөйләнгәнне шартлыча билгеле символлар җыелмасы ярдәмендә текст рәвешендә бирү. Бер телдә дә әйтелеш белән язылыш 100%ка туры килә алмый. Моны күрер өчен, инглиз теле язуына күз салу да җитә. Кем әйтмешли, инглизләрдә Ливерпуль дип языла, Манчестер дип укыла.

Татар телендә әйтелеш белән язылыш арасындагы тәңгәлсезлекләрнең иң таралганнарыннан берсе – сүздәге сузык авазны язмый калдыру. Мәсәлән, барысы да урынына барсы да, шунысын урынына шунсын, онытылу урынына онтылу, авыру урынына авру яки ауру һ. б. ш. Шуны да әйтеп китим: минем өчен кайбер пунктлары бик сәер булып тоелган орфоэпия кагыйдәләре арасында [ы̆] һәм [ӗ] авазлары төшеп калу очракларын аңлата торганнары шактый күп. Ягъни әдәби әйтелештә бу авазларны төшереп калдыру хата саналмый, әмма язуда алар һәрвакыт (!) күрсәтелергә тиеш.

Мәгәр бер нечкәлеккә игътибар итми булмый: тезмә әсәрләрдә [ы̆], [ӗ] авазларын белдергән ы, е хәрефләрен төшереп калдыру ритмга бәйлелек белән аңлатыла. Шулай итеп, бары тик шигырьләрдә генә , вәзен таләпләрен үтәү максаты белән һәм укучы ялгышмасын өчен, әлеге хәрефләр язуда да төшереп калдырыла ала. Һәм, чыннан да, шигырьләрдә без еш кына күңле, дәүре, зәүкы, бүрке кебек язылышларны очратабыз.

ӘТИЛӘ́Р – ӘТИ́ЛӘР

Как-кат әйтү була, шулай да басым мәсьәләсенә тагын да әйләнеп кайтмыйча булмый. Бездә: «Гадәттә , татар басымы сүзнең соңгы иҗегенә төшә», – дип шома гына мәсьәләдән китеп баралар. Тик бу кагыйдә һәр очракка ярап бетми. Һәм мин алынмалар турында сүз йөртмим. Күплек саны кушымчасы -лар/ -ләр (-нар/-нәр) дә , башка кушымчалар кебек үк, нигезгә ялганганда басымны үзенә ала: савыт > савытла́р, үлән > үләннә́р.

Әгәр дә сүз чыннан да күплек сандагы предметлар, күренешләр турында барса, бу кагыйдә дөрес. Тик моны һәрвакыт шулай дип аңларга ярамый. Әгәр дә -лар/-ләр (-нар/-нәр) кушымчасы күплек санын түгел, җыйма мәгънәне белдерсә , ул басымны үзенә алмый һәм үзе аша уздырмый. Мисалсыз аңлап булмыймы?

Бүген ата-ана җыелышына әтилә́р күп килгән иде җөмләсендәге әтилә́р сүзендә басым соңгы иҗеккә төшә (кагыйдә дә шулай ди). Бүген иртән үк авылдан әти́ләр килеп китте җөмләсендәге әти́ләр сүзендә исә басым кушымча алдындагы иҗеккә төшә , чөнки монда берничә әти турында сүз бармый, монда «әти һәм аның янындагы җәмәгать» кебегрәк җыйма мәгънә чыга. Бу кагыйдә бигрәк тә кеше исемнәрендә яхшы күренә: Бүген Кәри́мнәргә кунакка бардык. Гөлна́злар белән яр буенда йөрдек. Дикторлар, алып баручыларга һәм гомумән грамота ягын кайгырткан һәркемгә мондый нечкәлекләрне белергә кирәк. Аудиокитаплар тыңлаганда бу кагыйдәләргә ригая ителмәгән моментлар әледән-әле очрап тора.

ЧУВАШ // ЧУАШ

Бу сүзнең язылышы турында барган бәхәсләр, фикер төрлелеге һаман дәвам итә. Шәхсән мин үзем чуаш дип язу яклы. Ни өчен? Чөнки бу сүз орфографик яктан шул ук типтагы сүзләр кебек язылырга тиештер ләбаса. Мәсәлән, у белән а яки ү белән ә янәшә килгән сүзләрдә гамәлдәге язу системабызда в хәрефе язылмый: чуар, суалчан, мал-туар, әбиләр чуагы, буа, буаз, чуалу, чүәк, күәс… Югыйсә мондагы сүзләрнең рус теленә кергәннәрендә теге в калкып килеп чыга: товар, чувяки. Бу беренче сәбәп.

Икенче сәбәп – без чуваш халкы белән гасырлар буе бер территориядә күршеләр булып яшибез, алар безгә , без аларга чит-ятлар түгел. Бу милләт белән безне русча язылган мәктәп дәреслекләре аша таныштырмаганнар. Димәк, бик борынгыдан таныш булганга, милләтнең исемен дә үз телебезгә ятышлы итеп яза алабыз (башкортны бит, мәсәлән, үзебезчә атыйбыз һәм язабыз, башкир-фәлән димибез). Әмма әллә нинди акыллы фикерләрем булса да, мин рәсми язылыштан тайпылуга өндәмим. Бары тик киләчәктә әлеге сүзнең язылышы хәл ителә калса, югарыдагы сәбәпләргә дә игътибар ителсен иде, дим.

Бүгенгә исә «Татар теленең орфографик сүзлеге» дә , «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» дә , хәтта яңарак кына табадан төшкән «Русча-татарча аңлатмалы этнонимнар сүзлеге» дә фәкать чуваш язылышын тәкрарлый. Шуңа күрә , үз-үземә каршы килеп булса да, рәсми текстларда мин чуваш, Чувашия дип язам. Сүз уңаеннан, стильләрне саклыйбыз икән инде, эш кәгазьләрендә , документациядә Чувашия Республикасы дип язарга кирәк. Югыйсә Чуашстан, Чувашстан дип язулар да күренгәли. Болары, бәлки, матур әдәбиятта гына кулланыла аладыр.

Язманың дәвамы "Идел"нең ноябрь санында.

рәсем: freepic

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев